Айсылу Имамиева: “Минем өчен төссез кешеләр юк”

Журналистика бүген популяр һәм җәмгыятьтә ихтыяҗ булган һөнәрләрнең берсе булып санала. Аның асылында яңа шәхесләр белән танышу, көнүзәк проблемалар турында язып, халыкны уяту, текстлар ярдәмендә авырлыкларны җиңеп чыгу, профессионал булып танылу тора. Әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч һөнәр турында “Казан утлары” журналының сәнгать һәм публицистика бүлеге редакторы Айсылу Имамиева белән сөйләштек.

— Айсылу, журналистика һөнәрен сайлап алуга сезне нәрсә этәрде?

— Аллаһ Тәгалә кешеләргә тугач та билгеле бер сыйфатларны аерып куя. Кемнеңдер табиб, кемнеңдер төзүче, кемнеңдер язучы булачагы балачагыннан ук билгеледер. Һәркем нигә дә булса сәләтле була. Сәләтсез кешеләр юк. Мин, мәсәлән, тәмле итеп ашарга пешерә белмим, ә менә язганда рәхәтләнеп китәм. Димәк, бу алдан ук билгеләнгән була. Кайбер кешеләр ун еллап үзләре ошатмаган эштә эшләгәч, кинәттән генә һөнәрләрен алыштыралар. Башкалар бу хәлгә шакката. Ә чынлыкта ул кеше күңеле тартмаган, сәләте булмаган эштә интеккән һәм, ниһаять, үзенә билгеләнгән юлга басып, бу тормыштагы чын миссиясен үти башлаган, бары шул гына. Журналистика балачактан ук минем зур хыялым булды. Инде беренче сыйныфка укырга кергәч үк, өебезгә килгән газета-журналларны карап, аларны кем чыгара дип әниемнән сорадым. Һәм әни: “Журналистлар”, —  дип җавап биргәч,  шунда ук мин дә журналист булам, шулай ук газета-журналлар чыгарачакмын дигән фикергә килдем.

— Беренче адымнарыгызны ничек башлап җибәрдегез?

Икенче сыйныфта укыганда ук “Сабантуй” газетасында минем әкиятләрем басылып чыкты, күп тә үтмәде аларны “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруыннан төшереп тә күрсәттеләр. Бу вакыйгалар өчен куанганым чиксез иде. Шуннан инде мин “Сабантуй” һәм “Ялкын”га актив языша башладым. Аннары югары сыйныфларда укыганда “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак” газеталары һәм “Идел” журналына да язмалар җибәрдем. Аларның һәркайсы матбугат битләрендә дөнья күргәнгә, минем түбәм күккә тия иде. Ә журналистика эшен “Ялкын” журналында эшләү белән башладым.

— Кайчан һәм ничек туа соң беренче җөмлә? Җиңелме аны башлавы?

— Һәр язманың, һәр әдәби әсәрнең беренче җөмләсе бик мөһим мәгълүмат, хәбәр алып килергә тиеш. Беренче җөмләнең тәэсир көче укучының язмага никадәр игътибарлы булуын һәм җентекләп укуын билгели. Шуңа да кулыма каләм алганчы, уйланып, фикерләремне бер төенгә туплап, нәкъ менә беренче җөмләне иҗат итәм. Аны җиңел генә язып та китеп булыр иде, әмма, нәкъ менә беренче җөмләгә салынган мәгълүматның кеше аңына ни дәрәҗәдә тәэсир итәчәген уйлагач, шактый гына тырышырга туры килә. Беренче җөмлә кызыклы да булырга һәм укучыга яңалык та алып килергә тиеш. Әсәр уңышының яртысы беренче җөмләгә бәйле диләр бит, бу да, минемчә, дөрес фикер.

Журналистның индивидуаль стиле аның башламнарында чагыламы?

— Журналист ул һәрвакыт кызыксынучан һәм фикерле кеше булырга тиеш. Әгәр дә аңа үзе язачак тема кызыксыз икән, ул аны укучыларга, тыңлаучыларга һәм телевизор караучыларга, гомумән әйткәндә, аудиториягә тиешле югарылыкта ачып, аңлатып бирә алмаячак. Шуңа да һәр язачак темаңны өйрәнү кирәк. Бу вакытта инде журналистның интеллекты бик киеренке шартларда ачылачак. Һәм нәкъ менә шул чакта, аның үзенчә генә фикерли белүе, дөньяга төрле яссылыкларда карый белүе дә эшкә кушыла. Шулвакыт журналистның кабатланмас йөзе, үзенең генә аерым эш стиле формалаша. Һәр материал саен стиль һәм эш үзенчәлекләре камилләшә. Шуннан соң инде укучы журналистның һәр язмасын көтеп ала башлый һәм аны башка авторлар белән бервакытта да бутамый. Әлбәттә, югары профессиональ дәрәҗәле журналистны беренче җөмләсеннән үк танып алалар. Шуңа да, журналистның профессиональ стиле аның башламнарында һичшиксез чагыла дип уйлыйм.

Әсәрегезне редакцияләгәндә текстка күп үзгәрешләр кертәсезме?

— Бу очракта әсәрнең ни дәрәҗәдә камил язылуын игътибарга аласың. Әгәр дә әсәр тиешле дәрәҗәдә әйбәт тел белән язылган икән, ул вакытта, әлбәттә, редакцияләү эше бик җиңел һәм төзәтүләр дә бик аз, текстта үзгәрешләр булмый диярлек. Ә менә әгәр дә әсәрнең язылу дәрәҗәсе түбән икән, ул чакта инде бер текстны ике-өч көн дәвамында да камилләштереп, аңа шактый күп үзгәрешләр кертергә туры килә.

Беренче җөмләләр, ягъни башлам нинди булырга тиеш дип саныйсыз?

— Алдарак билгеләп үтүемчә, ул кызыклы һәм яңалык алып килсә, бу инде иң идеаль вариант була. Беренче җөмләләрнең артык озын булуына да каршы мин. Укучы әле укый гына башлаган, теманы да ачыклап бетермәгән була, катлаулы җөмләләр белән аның фикерен чуалтып та куярга мөмкин. Мин менә нинди шәп язучы, менә ничек яза беләм дип, үзеңнең каләм көчен беренче җөмләдә үк күрсәтергә тырышу – зур хата. Язганда һәрвакыт укучы турында да уйларга кирәк.

Башламнарның нинди өлгеләрен күрсәтә аласыз яки яратып кулланасыз?

— Күп кенә авторлар эпиграфлар кулланырга ярата. Мин язган чакта, ни өчендер эшләү дәверендә эпиграфларны гомумән кулланмадым диярлек. Ниндидер фикерне эпиграф итеп аерып куярга теләсәм дә, ул җөмләне шулай ук үзем язачакмын. Аннары ни өчендер сорау җөмләләр белән башлап китәргә яратам. Бу сорауның үзен дә үк, җавабы да була. Әлбәттә, бу бик үк уңышлы гамәл түгелдер, әмма шулай да миңа кызыклы тоела.

Айсылу, текстның баш исемен дә үзгәртәсезме? Нинди баш исемнәрен ешрак кулланасыз?

— Баш исем табу минем өчен иң кыен эшләрнең берсе. Ник дигәндә, баш исемнәрне, гадәттә, кимендә биш-алтыны язып куям. Һәм, ни өчендер, аларның берсе дә хуплау тапмый. Шуңа игътибар иткәнем бар, халык авыз иҗаты үрнәкләрендә куелган баш исемнәр ешрак уңыш казана. Мәсәлән, “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы  җитәкчесе Кадрия Идрисова белән интервьюга баш исемне бик озак эзләдем. Һәм редактор урынбасары Рамил Ханнанов миңа “Ак  калфакның табылган чагы…” дигән исем уңышлы булыр диде. Чыннан да, күңелгә милли моң да килә, татар халкы узган катлаулы юлны да уйлый башлыйсың һәм бүгенге көндә ак калфак кигән ханым-кызларның да хәлләрен искә аласың.

Журналистикада үзегезнең остазларыгыз дип кемнәрне атый аласыз?

— Журналистикада остазларым дип, күп еллар “Сөембикә” журналының баш мөхәррире булган Фирая апа Бәдретдинованы, “Сабантуй” газетасы журналисты Рәзилә Исмәгыйлева, “Шәһри Казан” газетасының редактор урынбасары Нәүбаһар Кәбирова һәм “Шәһри Казан” газетасы җитәкчесе булган Мансур абый Мортазиннарны атар идем. Алар биргән киңәшләр эш барышында бик кирәкле булды.

Күбрәк көннең кайсы вакытында язасыз? Сезне ниләр илһамландыра?

— Редакциядә эшләгәч көне-төне язсаң да була. Эшкә килеп утыруга ук яза башлыйбыз, әле кайбер материаллар өйгә дә ияреп кайта. Интервьюларны сөйләшкәннән көнне үк яза башласаң әйбәт. Көннең кайсы вакыты булу гомумән мөһим түгел. Кайсы гына вакытта да каләм алсам да, туктамыйча язып туырам. Минем өчен, кызыксыз, төссез, соры кешеләр, гомумән, юк. Һәр кеше дә кызыклы һәм кабатланмас. Һәр кешенең үзенеке генә булган уй-фикерләре бар һәм алар да кабатланмас. Без бит шулкадәр күптөрле, бу бит үзе үк могҗиза! Һәм һәр кеше минем өчен илһам чыганагы. Менә бүгенге заман кешеләренең табигатькә, үзләренә зыян салуларына күңелем аеруча да әрни. Табигый байлыклар да дөрес кулланмый, материаль байлык артыннан чабып төзәтеп булмаслык зыян салына бит Җир анабызга да. Шул ук интернет челтәре һәм төрле гаджетларны кулланып алтын кебек вакытларын әрәмгә сарыф итүчеләр көннән-көн арта. Төптәнрәк уйлап карасаң, кот очарлык. Кыскасы, бүгенге кешелек ниндидер бетми торган хаоста яши һәм күңел тынычлыгын да югалтып бара.

Нинди жанрларга өстенлек бирәсез?

Матур әдәби әсәрләр, аналитик материаллар, очерклар, интервьюларны да бик яратып язам. Өч драма әсәрем дә бар. Сәхнәгә тартылу, үзеңнең әйтәсе килгә фикереңне сәхнәдән ишеттерү теләге, минемчә, һәр каләм иясенә дә хастыр ул.

Һөнәрегездә хатын-кыз буларак нинди авырлыклар күрәсез?

— Хатын-кыз буларак әлеге һөнәрдә кыенлыклар белән очрашканым булмады. Киресенчә, хәзер журналистика эшендә хатын-кызларның роле арта барган кебек. Бу хәл каләм әҗере булмаудан да киләдер инде. Ник дигәндә, журналистикада акча эшләү мәсьәләсе катлаулырак тора. Шуңа да ир-атлар кулларында каләм булса да, күбрәк түләү булган җирләргә китәргә мәҗбүр булалар.

— Журналист булмаса, кем булыр идегез?

— Журналистикада эшләмәсәм, мин табиб булыр идем. Медицина өлкәсе дә күңелемә бик ошый.

— Сезнең фикерегезчә, журналистиканың җәмгыятьтәге әһәмияте нидән гыйбарәт? Сезгә нинди файда китерә ул?

— Журналистлар алар үз фикерле һәм каләм көченә ия кешеләр. Алар җәмгыяттәге уңай һәм тискәре күренешләрне дә башкаларга караганда алданрак күреп алырга тиешләр. Алдан күрүчәнлекләре белән күп вакыт тәнкыйть, йә булмаса мактау аркылы кешеләргә мәгълүматны җиткерәләр. Кешеләр әлеге күренешләр, вакыйгалар, яңалыклар турында белгәннән соң аларның аңында беренче нинди фикер туачагы нәкъ менә журналистларга бәйле дә. Әгәр мәгълүматка булган тискәре карашыңны, йә булмаса тәнкыйтеңне турыдан-туры җиткерергә рөхсәт юк икән, ул чакта да оста журналистлар югалып калмаячак. Алар киная, ишарә, яшерен текст алымнарын кулланып булса да, җәмгыятьнең аңына тәэсир итә ала. Димәк, журналистны ачык һәм дөрес фикерле булуы бик мөһим фактор. Журналистларны җәмгыятьнең лакмус кәгазе дигән фикерне дә ишеткәнем бар. Үз өстемдә зур җаваплылык тоеп эшләргә тырышам. Мин язган буенча, кешеләрнең фикере үзгәрергә мөмкин бит. Кулыңа каләм алгансың икән, син һәр сүзеңнең дөреслеген белгәннән соң гына яза башларга тиеш. Шуны онытырга ярамый.

Айзилә Сабирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 курс студенты.