«АК БАРС — ЧЕМПИОН! АК БАРС — УЛ БИТ ЧЕМПИОН!!!»

Кичә, 22 нче апрель көнне, Казан урамнары 8 ел элек гөрләгән кебек гөрләде. Бар яктан “Ак Барс- ЧЕМПИОН”  дигән сүзләр яңгырады. Әйе, “Ак Барс” үз тарихында 3 нче тапкыр Гагарин кубогын яулады.

Барлык плей-офф сериясындә Казанлылар бары 3 тапкыр гына җиңелде. Ә кичә 1:0 исәбе белән Мәскәүнең ЦСКА командасын отты. Алтын алка — Роб Клинкхаммер исәбендә.  10 нчы сезонның иң кадерле уенчысы булып  “Ак Барс” уенчысы Джастин Азеведо танылды.

“Ак Барс” өчен 2017-2018 нче ел бик уңышлы булды. Сезон башында Зиннәтулла Хәйдәр улы Биләлетдинов белән 1+1 системасы буенча яңа килешү төзелде, төп менеджер булып Әлмәттән Рафик Якубов кайтты, яңа уенчылар килде. Иң мөһим яңалык, әлбәттә, Казан җанатарларының иң яраткан уенчысы, легендасы Данис Зариповның кайтуы булды. Барлык йолдызлар да туры килде. “Ак Барс” Көнчыгыш конференциясен җиңде, плей-офф уеннарында “Амур”, “Металлург”, “Трактор” командаларын тар-мар итте.

Быел безнең команда Гагарин кубогын күбесенчә үз шәкертләре белән яулады: төп капкачы — Эмиль Гарипов, сакчылар — Альберт Яруллин, Дамир Мусин,Роман Абросимов, һөҗүмчеләр — Владимир Ткачев, Дмитрий Архипов һ.б. Бу, әлбәттә, “Ак Барс” хоккей мәктәбенең дә зур җиңүе! Эмиль турында аерым әйтеп үтмичә булмый. Сезон башында күпләр: “Әлеге капкачы белән бернинди кубокка дәгъва кылып булмый, чит илнеке кирәк!”-диделәр, тик Эмиль үзен җиңеп, кеше сүзенә, күңелсезлекләргә  карамыйча, барысына да үзенең менә дигән капкачы булуын дәлилләде! Бөтен плей-офф буенча ул берүзе капкада торды, соңгы уенда, гомумән, капкаларын бикләде, ЦСКА командасы никадәр тырышса да, ачкыч таба алмады.  Афәрин, Эмиль!

Зинәтула Хәйдәр улы Биләлетдинов хәзер иң күп титуллы тренер булып санала. Ул бер клуб белән Гагарин кубогын 3 тапкыр җиңгән бердәнбер тренер. Ә Данис Зарипов — Континенталь Хоккей Лигасының легендасы, 10 сезонга 5 Гагарин кубогын откан уенчы! Юкка гына кичә Казан урамнарында “Кубок Гагарина на руках татарина”- дигән җөмлә яңгырамады. Бу, әлбәттә, аның турында. Ул бер сезон эчендә ВАДА экспертларына үзенең гөнаһсыз булуын, җыелма команда  тренерларына үзен искиткеч хәлдә икәнен күрсәтте!  Менә ул чемпион холкы!

Мәкаләне Зинәтулла Биләлетдиновның  чемпионнарыбызга әйткән сүзләр белән тәмамлыйсы килә:  “Егетләр… Мин сезнең белән горурланам. Ничек эшләдек, тир түктек без сезнең белән. Мин сезгә һәрвакыт әйттем — бары тик намуслы хезмәт кенә сезне кубокка алып киләчәк. Авыр булды, катлаулы булды. Без намус белән эшләдек. Җиңү белән Сезне!”

Чын күңелдән котлыйбыз! Без Сезнең белән горурланабыз! Хезмәтегез өчен Рәхмәт!

Гөлсу Төхвәтуллина. Фотолар КХЛ сайтыннан һәм “Ак Барс”ның официаль төркеменнән алынды.