«АК БАРС» өченче тапкыр чемпион булырмы?

Быел Казанның «Ак Барс» хоккей клубы 4 нче тапкыр финалга чыкты һәм 3 нче тапкыр Гагарин кубогы иясе булыр өчен көрәшәчәк. Әлегә кадәр бер команданың да мондый нәтиҗәләргә ирешкәне юк иде. “Ак Барс” конференция финалында Чиләбенең “Трактор” командасын 4:0 исәбе белән тар-мар итте. Әйтергә кирәк, “Трактор” моңа кадәр Түбән Каманың “Нефтехимик” һәм Уфаның “Салават Юлаев” командаларын җиңде.  “Ак Барс”ка каршы да матур, көчле уен күрсәтте, тик “Ак Барс”ның тәҗрибәлерәк булуы сизелеп торды.

Плей-оффта “Ак барс”ның иң яхшы уенчысы, әлбәттә, Джастин Азеведо. Канада уенчысы 11 нче уен рәттән очко җыя. Аның исәбендә 21 очко (14+7).  “Ак Барс” беренче тапкыр финалга Рәсәй капкачысы, татар егете – Эмиль Гарипов белән чыкты.  Эмиль төп капкачы ролендә үзенең беренче сезонын уздыра.

Гагарин кубогы өчен безнекеләр Мәскәүнең ЦСКА командасы белән көрәшәчәк. ЦСКАның моңа кадәр бер тапкыр да Гагарин кубогы отканы булмады. Алар конференция финалында Континенталь Хоккей Лигасының иң көчле һәм йолдызлы клубы булып саналган Санкт- Петербургның СКА хоккей клубын отты. Финал уеннары 14 нче һәм 16 нчы апрель көнне Казанда башланып китәчәк.

Димәк, елның көтеп алынган уеннары башлана! “Ак Барс” 3 нче Гагарин кубогына ия булырмы яки ЦСКА беренче тапкыр җиңәрме? Данис Зарипов 5 тапкыр Гагарин кубогын откан бердәнбер уенчы исемен яулармы? Бу сорауларга җавапны без тиздән беләчәкбез! Уенчыларыбызга уңышлар, хәвеф-хәтәрләрсез генә уйнауларын телибез! Без сезгә ышанабыз!

Әйдә, Ак Барс! Әйдә, кубок артыннан!

Материалларны Гөлсу Төхвәтуллина әзерләде. Фотолар КХЛның официаль төркеменнән алынды.