Ак теләкләр белән яңа юлга

КФУда кызыу чор — кабул итү кампаниясе белән беррәттән быелгы чыгарылыш курс студентларына олы тормыш юлына юллама — диплом тапшыру тантаналары бара. Күңелле дә моңсу да вакыт. Күңелле, чөнки син 4-5 елллык тырышлык нәтиҗәсен тоясың, моңсу — уку дәвамында төркемдәшләр, укытучылар белән бербөтен, гаилә булып беткән идең инде…

e_F4TGfqHjs

КФУ — ул мөгаллим-студентлар гына түгел, ә аны тәмамлаучылар да. Күптән түгел генә үткән юридик факультетны тәмамлаучылар форумы моңа ачык дәлил. Чыннан да, мәшһүр уку йортыбыз үзенең студентлары белән горурлана ала. Алар спортта да, укуда да, фәндә дә, иҗтимагый тормышта да — һәркайда актив, амбициоз һәм тырышлар! Шушы арада күңелле хәбәр килеп иреште: уку йортыбызның барлыгы 1630 чыгарылыш курс студенты кызыл дипломга ия булачаклар икән.

_50ur9uIhDs

Ә иң-иң яхшы, үзләрен төрле яклап иҗатта, спортта, күрсәткән фәндә, иҗтимагый тормышта кайнаган 250 чыгарылыш курс студентына дипломны Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров шәхсән үзе тапшырды. Әлеге тантана һәрвакыттагыча төп бинаның актлар залында түгел, ә яңа гына ремонтланган Идарә, икътисад һәм финанслар институтының актлар залында үтте.

AvmLrwrrEdE

«Мин чыгарылыш курс студентларын котлыйм һәм уңышлар телим. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, әти-әниләрегезнең өметләрен аклагыз! Бүгеннән башлап бездә яңа традиция: мондый тантаналарны университетыбызның төрле кампусларында үткәрәчәкбез. Моннан тыш без чыгарылышлар дип бакалавр һәм магистрларны гына атамыйбыз, безнең лицеистларыбыз да бар,» — диде И.Гафуров үз чыгышында.

IMG_0659

КФУда үткәргән көннәр һичкайчан хәтердән югалмас дип ышанасы килә. Бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәрде: кампуслар, тулай тораклар ремонтланды, яңа юнәлешләр ачылды. Аларның нинди булырга тиешлеген әлеге 250 студент та хәл итте.

IMG_0721