Академик дәресе

Тапшыру дәвам итә, ә без аны дәвам иттерәбез. Бүген күбебез яратып, еш куллана торган «Ссылка» сүзенең татарчага тәрҗемәсе  — «сылтама» түгел. Ә «чыганакка таяну» дию дөресрәк булыр. Чөнки сылтама сүзе сылтап калдыру кебек тискәре төсмергә ия. ТР Журналистлар берлегендә академик Рүзәл Юсупов журналистларга дәрес бирде.

Анда республика ГМЧларында эшләүче практик журналистлар белән беррәттән КФУда укучы студентлар да катнашты. Дәреснең төп темасы — матбугатта, радио, телевидение эфирында туган телебез татар телен дөрес, урынлы куллануга бәйле иде. Рүзәл Юсупов конкрет мисаллар ярдәмендә журналистлар иң еш җибәрә торган хаталарга аерым тукталды. Әйтик, бүген «Эре предприятие» дигән гыйбарәне еш күрергә, ишетергә мөмкин. Русчадан турыдан-туры тәрҗемә аркасында («крупный») шундый стилистик хата китә дип саный академик. Чын татарчасы нинди була дип уйлау юк. Ә бит «Зур предприятие, җитәкче, галим һ.б.» дип әйтү ничек колакка ятышлы, матур яңгырый. «Предупреждение гриппозных болезней» — беләм, күбегез әлеге җөмләне «Грипп авыруларына каршы кисәтү» дияр, чөнки телевидение, радио, матбугатта шулай язалар һәм сөйлиләр. Әмма әлеге җөмләнең ни рәвешле хаталы икәнен беребез дә уйлап караганы юк. «Грипп авыруларын булдырмау, авыруларыннан саклану» дию дөрес вариант.

Рүзәл Юсупов фикеренчә, татарчага тәрҗемә итүнең төп принцибы — мәгънә дөреслеге. Ягъни, тәрҗемә ясаучы башка телдәге җөмләнең фикерен үз сүзләре белән әйтеп бирә алсын. Шулай ук тәрҗемәдә мәгънә бәйләнешләренә дә игътибар итәргә кирәк.

«Бер генә тел дә алынма сүзләрдән башка эш итә алмый, — ди академик. — Мәгънәсез татар сүзе булганчы алынма термин булсын,» — дип өстәп тә куя.

Ул шулай ук бигрәк тә 90 нчы елларда телебездә актив кулланыла башлаган интернациональ терминнарның халык арасында киң таралыш алуына шиген белдерде. Әйтик, революцияне инкыйлаб, культураны — мәдәният, политиканы — сәясәт, экономиканы — икътисад дип йөртүчеләр бик күренми бүген. Гәрчә матбугат, радио, телевидение әлеге интернациональ терминнарның гарәпчә эквивалентлары белән эш итсә дә.

Кайбер сүзләрнең вариантлары булу журналистлар арасында авырлыклар тудырып тора. Бу очракта һәрбер матбугатның үз сәясәте: газета, гәҗит, гәзитә кебек сүзләрне төрле матбугат чараларында очратырга мөмкин.   Шундый вариантлылык һәм хаталар булдырмас өчен бер генә юл бар: укырга кирәк.

Сөйләшү ахырында семинарда катнашучылар Рүзәл Юсуповка үз сорауларын бирә, теләк- тәкъдимнәрен белдерә алдылар. Аерым алганда, журналистларга тәрҗемә мәсьәләләрендә үзләрен борчыган, шикле очракларда килеп киңәш сорарлык үзәк булдырылса иде дигән теләк тә җиткерелде.

Бер тапкыр түгәрәк өстәл ясап кына татар матбугаты телен үзгәртеп булмас булуын, тик орлык салынды, нинди хаталар барын, аларны ничек булдырмау юллары каралды. Килгән журналистларга Рүзәл Йосыпов үз китапларын да тәкъдим итте. Киләчәктә әле интернет, социаль челтәрләр, гаджетлар белән бәйле лексиканы татарча дөрес итеп бирү буенча да сөйләшүләр булыр дип көтелә.

Ләйлә Сабирова фотолары.