“Акчарлак” газетасы кыска язмаларга конкурс игълан иткәнен ишеткән идегезме? Нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр билгеләнде, дуслар!
Казан Федераль Университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә “Акчарлак”лылар үзләре кунакка килделәр. “Шәхси басма оештыру нечкәлекләре” дигән темага багышланган брифингта “Акчарлак” газетасының баш мөхәррир урынбасары Эльмира Флүн, басманы гамәлгә куючы Рүзилә Сафина һәм газетаның баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев үзе дә бар иде.
Студентлар, шушы форсаттан файдаланып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алырга ашыктылар. “Шәхси басма ачу авыр эшме? Милли басмалар арасында иң зур тиражлы газеталарның берсе булуның төп серләре нидә?”– дигән сорауга, Рүзилә Сафина беренчеләрдән булып җавап бирергә тырышты.
– Популярлык һәм кесәңдә акчаң булу иң мөһиме, – диде ул, – беренче чиратта, кеше буларак танылырга, үзеңне ишеттерергә кирәк. Шул очракта гына сине укырга һәм газетаңа язылырга теләүчеләр саны артачак.
Үзләре ясаган күзәтүләрдән чыгып, студентлар “Акчарлак” газетасының сайтын да яхшы дип мактадылар. Мәгьлүмат табу өчен дә уңайлы, форматы да башка басмаларныкы белән чагыштырганда кызыклырак дигән фикергә килделәр.
Эльмира Флүннән исә журналистикага кагылышлы сорауларга җавап алырга теләделәр:
– Журналист булу авыр эшме? Ниндидер проблемаларны ачыклау өчен төрле җирләрдә, бик күп районнарда булырга туры килә, барысына да ничек өлгерәсез?
– Иң мөһиме үз эшеңне ярату һәм сайлаган һөнәреңә тугры калу. Әгәр дә шөгылең үзеңә ошый икән, бернинди киртәләр дә куркыныч түгел. Кешеләр белән күзгә-күз очрашып, аларны борчыган мәсьәләләрне чишеп, мин күңелемә рәхәтлек кенә алам, – диде Эльмира ханым.
Очрашуның икенче өлеше “Акчарлак” газетасы уздырган бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикләүгә багышланды. Беренче урын иясен истәлекле бүләк һәм бер мең сум акча белән куандырдылар. Ә катнашучыларга һәм очрашуга килгән һәркемгә исә “Акчарлак” нәшрият йорты тарафыннан чыгарылучы китаплар, газета һәм журналлар өләштеләр.
“Оста каләмле укучылар бар, аларны үстерергә һәм танытырга гына кирәк. Шуңа күрә мондый конкурслар соңгысы булмас, яшь каләм ияләрен канатландырып тору өчен тагын да зуррак бәйгеләр уздырырбыз”, – дип сүз бирде Алмаз Гыймадиев. Шулай булгач “Акчарлак”ны укыйсы, яңадан-яңа бәйгеләрне түземсезлек белән көтәсе генә кала.
Инзилә Хөсәинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.