«Акчарлак»та кунакта

Региональ массакүләм мәгълүмәт чаралары фәненнән безгә берәр газета яисә журнал турында реферат язарга дигән эш бирелгән иде. Реферат кына язарга түгел, редакциягә дә барып кайтырга кирәк иде. Миңа “Акчарлак” газетасы туры килде. Моңа мин бик шат идем, чөнки әлеге газета белән мин инде кечкенәдән үк таныш, безнең гаиләдә ул бервакыт яратып алынды.
Редакциягә баруны мин бик суздым, вакыты килеп җиткәч, адресын карап үз юлымны редакциягә юнәлттем. Редакцияне табуы бик кыен булды. Ичмасам, урамда да бер кеше дә булмады. Һәм менә еракта бер ир-ат күренде. “Ул кайдан белсен инде “Акчарлак” газетасының редакциясен..”, – дип уйлап куйдым мин үземнән. “Әй, ярар, сорап карыйм әле” дидем дә, аңа таба юнәлдем. Якынрак килә төшкәч ни күрәм, бу бит Габделфәт Сафин үзе булып чыкты! Кирәк бит! Шулай була инде ул, кирәкле вакытта, кирәкле урында булуың! Бик шатланып Габделфәт Сафин янына килеп, нинди максат белән бу урамда йөргәнемне аңлаттым. Габделфәт абый: “Менә ничек вакытында килгәнсең әле”, – дип мине редакциягә алып керде. Сәркәтип кызга: “Журналист кыз килде, аны Эльмира Флүн янына озат әле”, – дип әйтте. Без Эльмира Флүн белән аралашкан арада, Габделфәт абый үз эше белән китеп тә барды.
Менә шундый кызыклы һәм онытылмаслык булды минем редакциягә барып кайтуым.