АКШның булачак педагоглары КФУда әзерлек үтәргә теләк белдергән.

2016 елның сентябрендә КФУ Психология һәм мәгариф институтында эш визиты белән рәсәй белем бирү программалары белән танышу өчен дәүләтнеке булмаган Лонг-Айленда (АКШ, Нью-Йорк)  университеты вәкиле киләчәк.

КФУ Психология һәм мәгариф институтының гомуми һәм социаль педагогика кафедрасы мөдире Роза Вәлиева сүзләренчә, Казанга килүче вәкилнең төп максаты — институтта булачак педагогларны укыту һәм тору шартларын өйрәнү. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, халыкара хезмәттәшлек турында тәкъдимне нәкъ менә америка вузы ясый. Бу исә КФУны, шәхсән институтны халыкара фәнни берләшмәләрдә таныйлар дигән сүз.

Америка мәгариф системасы вәкиленең сентябрь визиты нәтиҗәсендә берьяклы килешүгә — америка студентларын педагогик әзерлек өчен КФУга җибәрү көтелә.

Әгәр КФУ Психология һәм мәгариф институтының белем бирү программалары америка коллегалары тарафыннан югары бәя алса, чит ил студентларының беренче төркеме институтта бер елдан соң белем ала башлаячаклар. Бу вакыт эчендә америка коллегалары белән КФУ галимнәре чит ил студент-педагоглары өчен яраклашкан яңа уку-укыту планнары әзерлиячәкләр.

 Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бүген КФУ Психология һәм мәгариф институты күп кенә илләрнең югары уку йортлары белән төрле фәнни проектлар кысаларында сөйләшүләр алып бара һәм элемтәләрне ныгыта. Шулар арасыннан институт катнаша иң зур федераль проектларның берсе — САЕ «XXI гасыр укытучысы». Әлеге проект кысаларында Бөекбритания, Ирландия, Шотландия, Германия, АКШ һәм башка илләрнең университетлары белән элемтәләр барлыкка килгән.

Күрәсең, әлеге һәм башка факторлар КФУны дөньякүләм фәнни берләшмәдә таныта да инде.