Актер Михаил Борисов студентларны бастырды

11 апрель көнне Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбендә атналык бөтенроссия телевизион лоторея «Русское лото» тапшыруын алып баручы, «Созвездие-йолдызлык» фестивале жюри әгъзасы, профессор, Б. Щукин исемендәге Театр институты кафедрасы мөдире, актер Михаил Борисов белән очрашу узды. Чарада кунак студентларны эчке киеренкелекне бетерү, ничек итеп үзеңне кыю, ышанычлы итеп тоту турында сөйләде.

Михаилны 12 яшеннән үк артист булган дип әйтергә була. Кечкенә вакытыннан ук ул театр белән кызыксына, әтисе Борис Яковлевич танылган фотокорреспондент, әнисе Анна Израилевна телевизион театрда администратор булып эшләгән.

Михаил кечкенә вакытта үзен ялгыз хис иткән, 12 яшь булганда әти-әнисе аерылышу, аңа зур йогынты ясаган. Шул вакыттан бирле кунагыбыз театр эшенә тулаем бирелгән.

Актерның чыгышы барышында студентлар аңа үзләрен кызыксындырган сораулар да бирергә өлгерделәр.

— Еш кына камера алдында ниндидер киеренкелек сизелә. Курку хисен, уңайсызлануны ничек итеп бетереп була?

Әлеге сорауга җавап итеп режиссер бөтен студентларга һәм укытучыларга, кунакларга урыннарыннан торырга кушты. Бөтен кеше басуга, киеренкелекне бетерү буенча мастер-класс күрсәтте. Куркуны бетерер өчен, уң кулны өскә күтәрәсең, алга таба кулыңны аска төшереп бар авырлыгыңны уң аягыңа төшерәсең, учыңны авырту сизелгәнче кысасың да, бар куркуны, бөтен уйларны шул уч төбенә җыеп, читкә ыргытасың һәм бер адым алга атлыйсың. Әлеге хәрәкәтләр, бөтен аудиторияне берләштерде, зал җанланып китте.

— «Созвездие-йолдызлык» та бик күп балалар чыгыш ясый. Алар арасыннан ничек иң талантлыларны аерып чыгарасыз?

— «Созвездие-йолдызлык»та баларның күп булуы мине сөендерә, чөнки балалар кечкенәдән үзләрен күрсәтергә өйрәнәләр. Җыр психологик киеренкелекне бетерергә булыша, бию тән киеренкелеген бетерә. Балаларга мәктәп тулы тәрбия бирми, балалар бакчасы да. Ә әлеге конкурста катнашып, алар коллективта эшләргә өйрәнә, җаваплылыкның нәрсә икәнен аңлый. Аеырып алып, талантлы, талантсыз дип әйтеп булмый. Мәсәлән, кемгәдер сәләт балачагыннан ук бирелсә, кемдер тырыша, зур үҗәтлек куеп үз өстендә эшли. Коллектив чыгыш ясаганда, гадәттә, күз бер кешегә төшә. Аның чыгышы буенча башкаларыныкын да кабул итә башлыйсың,- ди Михаил Борисов.

Назлыгөл Мөсәлимова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.