Актив студентларга — өстәмә стипендия

2019-2020 уку елының беренче семестрында уку, фәнни-эзләнү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади һәм спорт эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкән студентлар арттырылган дәүләт академик стипендиясенә ия була алалар.

2019 елның 1 нче июленнән 2020 елның 31 нче гыйнварына кадәр арттырылган стипендиягә дәгъва кылучыларны 2019 елның июлендә конкурс сайлап алуы нәтиҗәсендә билгелиячәкләр.

17 июньгә кадәр югары мәктәп деканатларында документлар кабул ителә. Портфолионы җәйге каникулга киткәнче тапшырырга кирәк.

Регламент белән биредә танышырга мөмкин.