Актив студентларга — транспорт гранты

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы студентлар өчен транспорт грантын алу өчен конкурс башлануын белдерде. Транспорт чыгымнарын каплау өчен тотылачак субсидияне көндезге уку бүлегендә укучы студентлар ала алачак. 

Быелдан башлап конкурста яңа категория барлыкка килгән. Гаилә керемнәре 20 меңнән артмаган мохтаҗ студентлар транспорт грантын беренче чиратта алачак. Бу дәүләтнең социаль ярдәм чарасы буларак карала.

Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов әйтүенчә, транспорт гранты үзен студентлар арасында яхшы яктан гына күрсәтте. Аның әйтүенчә, транспортта йөрү бәясе түбән булган кечкенә шәһәрләрдә студентларга ай саен 800 сум түләнәчәк. Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, һәм Алабугада — 1000, Казанда — 1100. Бу актив студентларны мотивацияләү генә түгел, ә чып-чын ярдәм: һәр ай саен студент транспорт чыгымнарын капларлык конкрет сумма алачак.

Мохтаҗ студентлардан тыш транспорт грантына академик бурычы булмаган шул исәптән үзләрен фәндә, иҗтмагый тормышта, спортта һәм иҗатта актив күрсәткән чит ил студентлары да исәп тота ала.

Транспорт грант алу өчен студентларга гариза  тапшырырга, документлар комплекты һәм белешмәләр җыярга кирәк. Алар 6 декабрьгә кадәр Татарстан вузларында һәм ссузларында кабул ителә. Шунда ук, урыннарда комиссияләр формаштырылачак һәм алар җиңүчеләрне сайлап алачаклар. Экспертлар арасында уку йорты админстрациясе һәм студентлар берләшмәләре вәкилләре.

2019 елда транспорт грантын 5792 студент алачак. Соөиаль ярдәмнең гомуми суммасы — 60 млн.

Транспорт субсидиясен алуга конкурс елына 2 тапкыр үткәрелә. 2011-2018 елларда анда якынча 80 мең студент катнашкан. Аларның яртысыннан артыгы — 45 мең кеше — грантка ия булучылар исемлегендә.

Конкурс турында тулы мәгълүмат   https://vk.com/transgrant сылтамасы буенча.