«Акыл фабрикасы»ның чираттагы лабораториясе милли проектларга багышлана

10 февраль көнне  Татарстан урамы, 20а адресы буенча урнашкан «Штаб» резиденциясендә «Милли проектларга ресурс җәлеп итү юллары» дигән темага багышланган чираттагы “Акыл фабрикасы” мәктәбе узачак.

Чара лаборатория форматында үтәчәк, дип әйтә оештыручылар. Теория өлешеннән соң практик биремнәр биреләчәк. Чыгышларында спикерлар этник-мәдәни проектларны булдыру алгоритмнары турында гына түгел, ә шулай ук аларга акча җәлеп итү юллары, гамәлгә куярга булышкан төрле конкурслар, республикакүләм һәм федераль грантлар, башка ресурслар турында да сөйлиячәкләр икән. Түбәндә «фабриканың» графигы:

10:00-10:30 ”Милли проект нәрсә ул?”. Максатлар һәм ачык фикер алышу
10:30-11:15 «Милли проектларга федераль грантлар, бәйгеләр һәм республика ярдәме». Мөхәммәдеева Руфия, ТР яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары
11:15-13:15 Лаборатория. Грантка гариза тутыру.
13:15-14:00 Тәнәфес. Төшке аш.
14:00-16:00 “Татарча фандрайзинг яки милли проектлар өчен акчаны Тукай җыячакмы?” Илшат Сәетов, РАН Шәркыят институты фәнни хезмәткәре, сәяси фәннәр кандидаты
16:00-16: 45 “Фонд оештыру тәҗрибәсе. Хәйрия”.
16:45-17:00 Нәтиҗәләр, грантларга кураторлар билгеләү.