Белем бирү һәм проектлар мәктәбе – “АКЫЛ ФАБРИКАСЫ”
6 – 7 февраль
Тема: “Бала үсеше һәм тәрбия”
Катнашучылар: ата-аналар, тәрбиячеләр, педагоглар һәм барлык кызыксынучылар!
Мәктәп кысаларында түбәндәге чаралар каралган:
– лекция һәм семинарлар;
– чит илләр тәҗрибәсе;
– заманча методика;
– форсайт сессия;
Проектның төп үзенчәлеге – чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтәчәк. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшыралачак.
Алдынгы тәҗрибә белән танышу, уникаль белем туплау һәм экспертлардан файдалы киңәшләр ишетү мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма!
1 февральга кадәр махсус сылтама буенча теркәлегез. Сылтаманы Вконтакте сайтыннан табып була.