«Ал Зәйнәбем» — дөньякүләм конкурс җиңүчесе

Шушы көннәрдә  УНИКС концертлар залында “Кубок Арт-Премиум” Халыкара балалар һәм яшләр иҗат фестиваленең Гала-концерты үтте.

P_20160523_211431
Әлеге башкару осталыгы юнәлешендә дөньякүләм танылган проект Россия Федерациясе төбәкләренең мәдәният министрлыклары һәм департаментлары ярдәмендә һәм Россиянең халык артисты Бедрос Киркоров, Бию академиясе җитәкчесе Борис Эйфман җитәкчелегендә үткәрелә.

P_20160523_212036._.kopiya
Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Ал Зәйнәбем” вокаль ансамбле (җитәкчесе Эльвира Закирова) Казан федераль университеты исеменнән чыгыш ясады һәм “Халык вокалы һәм стилизация” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды.

Art_premium
Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан иҗади коллективларның барлык җитәкчеләре дә жюрилар катнашында үткән түгәрәк өстәлдә катнашты. Үз эшләренең осталарыннан кыйммәтле киңәшләр һәм Казанның талантлы яшләренән соклану сүзләре яңгырады.

Art.