КФУның Алабуга институты студентлары Көнбатыш-чех университетына (Плзень шәһ.) стажировкага җыена. Моннан 3 атна элек кенә чех коллегалары Алабуга институтында булып киткән иделәр.
Стажировкага китәр алдыннан студентлар Алабуга институты директоры Елена Мерзон белән очраштылар. Ул студентларны зур эшкә өндәп әлеге сәфәрнең мөһимлеген әйтте. «Һәр катнашучы бу стажировканың әһәмиятен аңласын иде, чөнки сез КФУны һәм Алабуга институтын тәкъдим итәсез. Бу студентларыбызның мондый ерак сәфәргә беренче чыгулары. Шуңа күрә без аңа бик нык әзерләндек. Үзегезгә кирәкле бик күп файдалы белемнәр алырсыз һәм аны эшегездә кулланырсыз дип уйлыйм», — диде Е.Мерзон.
Шулай ук ул Көнбатыш-чех университеты белән хезмәттәшлек кысаларында магистерлык белемен алып булу мөмкинлеген дә әйтте.
Алабуга институтының чит телләр, икътисад һәм идарә, математика һәм табигать фәннәре, филология һәм тарих факультетыннан 16 вәкил Чехиягә октябрьдә үк китәчәк. Бер айга сузылган стажировка гади генә түгел, ә алга таба хезмәттәшлек итүгә һәм элемтәләр булдыруга хезмәт итәрлек мәйданга әверелергә тиеш. Укудан тыш Көнбатыш-чех университетының ректоры, факультет деканнары белән очрашулар каралганлыгы да әйтелде. Уку программасы төп предметларга өйрәтүдән тыш чех теленә өйрәнү һәм чех төп яки урта мәктәбендә практика узуны да үз эченә ала. Моннан тыш, КФУның Алабуга институты һәм Көнбатыш-чех университеты белән берлектә фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Анда студентлар үз фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен күрсәтәчәкләр һәм Европа коллегаларының чыгышларын тыңлаячаклар.