Алабуга институты «Управляй» проектын тәкъдим итте

КФУның Алабуга институты «Управляй» дигән мәгариф проектын тәкъдим итте. Аның максаты — яшь җитәкчеләрне тәрбияләү. 

Бу проект турында Алабуга институтының шәхси һәм җәмәгать хокукы кафедрасы лаборанты Андрей Рыжиков сөйләде.

Проектның максаты яшьләрдә эффектив үзидарә һәм үзүсеш өчен кирәкле җитәкчелек  турында белемнәрне формалаштыру. Проект яшьләрдә гомумкешелек, әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне үстерүне социаль җаваплылыкны арттыру һәм фикерләү стереотипларын үзгәртүне күздә тота.

Проектның максатчан аудиториясе булып урта мәктәпләрдәге, гимназияләрдәге өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар тора. Проектны шәһәрдә һәм районда тормышка ашыру күздә тотыла.