Алабуга институты XIX укытучылар фестивален кабул итәргә әзерләнә

Алабугада гомуми белем бирү системасы укытучылары тугызынчы тапкыр Фестивальгә җыела. Быелгы очрашу «Россиянең цифрлы технологияләр буыны» темасына уздырыла. 

Укытучылар 15-17 августта Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында җыелып фикер алышачак. 

Фестивальдә Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы педагоглары, урта һәм югары белем бирү системасында эшләүче укытучылардан вәкилләр, Россия һәм чил ил югары уку йортлары галимнәре, белем бирү өлкәсендә эшләүче экспертлар катнаша. Чит илләрдән — 6, Россиядән 35 модератор катнашыр, дип көтелә.

Мәгариф хезмәткәрләре төрле илләрдә укыту системаларында кулланыла торган нәтиҗәле метод һәм алымнар белән таныша, гамәли осталык дәресләрендә үзләренең белем-осталыкларын күтәрә алачак, диелә министрлык алхәбәрендә.