Алабуга институтын тәмамлаучыларга ихтияҗ зур

Казан федераль университетының Алабуга институтында чыгарылыш кичәсе үтте. Студентлар биредә үткән еллары турында хәтер яңарта, алдагы планнары белән бүлешәләр. 

Быел Алабуга институтын 815 студент тәмамлаган. Аларның 408е — көндезге уку бүлеген, ә 407се — читтән торып белем алган. 2018 елның төп үзенчәлеге — беренче тапкыр «Белем бирү оешмасы белән идарә итү» һәм «Мәдәниятара багланышларда рус теле һәм әдәбияты» профиле буенча магистратураны тәмамлаучылар.

КФУның Алабуга институтында әйтүләренчә, студентларны инде мәктәпләрдә көтәләр. педагогик юнәлешләр өчен билгеләү апрельдә үк була. Эш бирүчеләргә — директорларга һәм мәгариф идарәләре вәкилләренә инстиут тәкъдим иткәнгә караганда да күбрәк студентлар кирәк булган. Беренче чиратта мәктәпләргә бигрәк тә математика, физика, рус теле һәм биология укытучылары кирәк, шуңа күрә педагогик белем буенча кабаттан әзерлеге булган студентларга да бу өлкәдә эш тәкъдим итәләр.

Кайбер егетләр армиягә китәчәк, ә институтны тәмамлаучыларның кайберләре укуларын магистратурада дәвам итәчәкләр.

2018 елда Алабуга институтында тагын бер бик тә кызыклы «Мәгариф работотехникасы» дигән юнәлеш ачыла. Анда читтән торып 11 кеше дәүләт хисабына укый ала. Шулай ук «Икътисадта гамәли информатика», «Социаль хезмәт», «Транспорт процессларының технологиясе» юнәлешләре буенча магистратурада 17 бюджет урын булдырылган.   

Бакалавриат өчен көндезге уку бүлегенә 160 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Аларның 145е — «Педагогик белем», ә 15е — «Лингвистика» юнәлешендә. Читтән торып уку бүлегендә — 311 бюджет урын.