Алабуга институтына мәктәп укытучылары җыела

5-7 август көннәрендә КФУның Алабуга институтында Мәктәп укытучыларының унынчы халыкара фестивале узачак. Бу хакта уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Педагогик форумның өч көнлек программасында йөздән артык тематик мастер-класс, лекцияләр, педагоглар өчен семинарлар, пленар сессия каралган. Фикер алышу мәйданчыклары эшләячәк.

Быел фестивальгә илнең төрле төбәкләреннән 500 мәктәп укытучысы килер дип көтелә. Быел Россия укытучылары фестивале “Үзгәрешләр мәктәбе” темасына багышланачак. Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең темасы ел саен катнашучылар соравы буенча билгеләнә. Шушы ук алым буенча модераторлар сайлана.

Мастер-классларны Россия, Германия, Болгария, Испания, Һиндстан, Төркия һәм БДБ илләренең әйдәп баручы белгечләре уздырачак. Шулай ук форумда катнашучылар өчен мәдәни программа да әзерләнгән. Укытучыларга джаз концерты, спектакль һәм “Сәламәт укытучы” проекты кысаларында семинарлар тәкъдим ителәчәк.