Алабуга институтында яңа белгечлекләр әзерләнә башлый

Киләсе уку елында КФУның Алабугадагы институтында абитуриентлар өчен яңа профильләр ачыла. Кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Евгений Белов югары уку йортының гыйльми советында шулай дип белдерде.

Евгений Белов сүзләренчә, киләсе уку елында беренче тапкыр «Икътисад» юнәлеше буенча көндезге һәм читтән торып уку (кичке) бүлекләренә, шулай ук «Педагогик белем бирү» юнәлеше буенча (бары тик читтән торып укучылар өчен) абитуриентлар кабул итәчәкләр. Моннан тыш, яңа магистр программалары арасында «Инженер педагогикасы», «Цифрлы белем бирү», «Тарих белеме», «Математика белеме» кебек программалар да бар.

Гыйльми совет утырышында институт директоры Елена Мерзон хәбәр иткәнчә, КФУ ректоры институт хезмәткәрләре һәм профессор-укытучылар составының эш хакын арттыру турында карар кабул иткән. Моннан тыш, директор укытучыларны фәнни-тикшеренү эшләрен активлаштырырга чакырды. Бу хакта КФУның Алабугадагы институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.