Алабуга институтында үзенчәлекле волейбол турниры

КФУ Алабуга институтының тулай торакта яшәүче студентлары вузның иң яхшы волейбол командасын ачыклау максатыннан турнир оештырганнар. 

Ике командада көчле состав җыелган була: студентларның күбесе 2018 елда КФУ спартакиадасында катнашканнар һәм өченче урынны алганнар иде.

Турнирда хөкем вазифасын КФУ Алабуга институтының ирләр җыелма командасы әгъзалары башкара. Матур уенның нәтиҗәсе: 1 нче тулай торак командасы җиңүче. Инде киләсе спорт чарасы да озак көттермәс, һәр чәршәмбе төрле спорт төрләре буенча матчлар үтәчәк дип хәбәр итәләр Алабуга институтыннан.