Алабуга институтының Фәнни коллаборация йортында информатика буенча Workshop үтте

70 укучы үзләрен 3D-модельләштерү, мехатроника, векторлы графика һәм IT-технологияләрне белүдә сынап карады.

Казан университетының Алабуга институты «Камил Әхмәт улы Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты» (ДНК) балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә 8-11 сыйныфларда белем алучы 70 укучы өчен информатика буенча workshop узды. Иң зур активлыкны “Университетская” мәктәбе һәм Алабуганың 9нчы мәктәбе укучылары күрсәткән.

Чарада катнашучыларны Алабуга  институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Ринат Ибәтуллин сәламләде:

«Без яшь талантларны үзебезнең «остаханәдә», фәнни коллаборация йорты кабул итәргә шат. Workshop сезгә мәктәптә, киләчәк тормышта үз сәләтләрегезне тормышка ашыру, кызык булган юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итәчәк».

Workshop кысаларында «Мехатроника һәм микроэлектрика нигезләре», «3D-модельләштерү», «Wacom Intuos график планшетын үзләштерәбез», «Болыт технологияләре: проект эшендә үзпрезентация» һәм «Социаль челтәрләрдә технологияләр» дигән секцияләр эшләде.

Нәрсә ул график планшет? Каты кәгазь белән карандаш уңайлырак түгелме? Ни өчен хәзер аннан файдалана белү мөһим? Һәм иң мөһиме — аны ничек итеп «тоярга» өйрәнергә һәм аның белән дөрес идарә итәргә? Бу һәм башка сорауларга Алабуга институтының гомуми инженерлык әзерлеге кафедрасы программисты Фоат Шәихов җавап бирде. Югары уку йорты хезмәткәре, Wacom Intuos моделе характеристикаларына аерым игътибар биреп, график планшетның функциональ мөмкинлекләре турында гына сөйләмәде, ә үз мисалында сурәтне ничек итеп кәгазьдән компьютерга күчерергә мөмкин булуын күрсәтте. Фоат Шамил улы билгеләп үткәнчә, башта балаларга график планшетны кулланырга тулысынча җайлашу җиңел булмаячак, әмма бераздан алар аның плюсларын күрәчәкләр һәм башка җайланмалардан баш тартачаклар.

«График дизайнның нәрсә икәнен, график планшетлар һәм компьютерлар белән ничек эшләргә, бу эшнең нечкәлекләрен белү һәм бу юнәлештә үсеш алу мөһим. Бүген мин Wacom Intuos моделе, аның функцияләре турында белдем, алар бик күп булып чыкты. Мондый чараларга йөрергә кирәк, чөнки цифрлы киләчәк безгә, яшьләргә, бәйле һәм без аны үзебез төзергә тиеш «, — диде 9 нчы мәктәп укучысы Милена Забражных.

Алабуга институты студенты, Mail.ru Group амбассадоры Вадим Кормишин да шундый фикердә.

«Воркшопта мин мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш дәресләре уздырдым. Балалар социаль челтәрләрдә кулланыла торган технологияләр һәм аларның тулаем IT-өлкә үсешенә ничек йогынты ясавы турында белделәр. Алар гадәти сервисларның фасады артында бик күп кызыклы нәрсәләр яшеренгәнен аңладылар. Мастер-класста мин социаль челтәрләрне нинди белгечләр төзүен һәм киләчәктә ничек шундый белгеч булу турында сөйләдем. Укучылар заманча ИТ-өлкә турында күбрәк белергә һәм үзләренең киләчәк карьера траекториясен дөрес төзергә өйрәнделәр», — диде лектор.

Әңгәмәдә Вадим Александрович социаль челтәрләр турында саннар ярдәмендә сөйләде һәм аудиохәбәрләрне расшифровкалауны, төркемле видеошалтыратулар уздыруны, затларны танып-белүне үз эченә ала торган нейрон челтәрләр, рекомендация системасының эш үзенчәлеген билгеләп үтте.

Мәктәп укучылары Алабуга институты магистранты Анастасия Бочкарева җитәкчелегендә болытлы презентацияләр булдырырга өйрәнделәр. Студентка әлеге сервиста эшләү үзенчәлеге, куллану перспективалары турында сөйләде һәм әлеге структураның нәтиҗәлелеген билгеләде. Шулай итеп, укучылар үзләренең бердәм презентациядә «Мин кем?», «Мин нәрсә белән шөгыльләнәм?» һәм «Ни өчен мин бу эштә иң яхшысы?» дигән сорауларга җаваплар белән слайдлар төзегәннәр.

Фәнни коллаборация йорты директоры Лилия Латыйпова хәбәр иткәнчә, быел мәктәп укучылары өчен кирәкле компетенцияләрне һәм табигый-фәнни фикерләүне үстерү өчен кызыклы һәм файдалы очрашулар планлаштырылган.

Автор: КФУның Алабуга институты матбугат үзәге