Альбина Гарифуллина: «Үз проектыңны булдыр!»

КФУның Журналистика һәм Медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә  «Ава-Казан» АҖ PR һәм реклама бүлеге җитәкчесе Альбина Гарифуллина белән мастер-класс узды. Үзенең чыгышы белән ул студентларга үз проектыңны булдыру серләре турында сөйләде һәм үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Альбина Гарифуллина әңгәмәне бик гади һәм файдалы киңәш белән башлады : “Беркайчан да сорарга оялмагыз, тулы мәгълүмат алыр өчен, белмәгәнегезне әйтергә курыкмагыз”.

КФУ журналистика факультеты чыгарылыш укучысы пресс-релизлар төзү үзенчәлекләре һәм максатлары, журналистлар һәм җитәкчеләр белән элемтәдә торуның мөһимлеге турында сөйләде. Үзенең журналист һәм PR эшчәнлегендә ул телевидениедә дә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгында да эшләргә өлгергән, ә бүген исә Альбина Гарифуллина “Ава-Казан” халыкара клиникасының PR һәм реклама бүлеге җитәкчесе.

Мастер-класста студентлар үз проектыңны булдыру мәсьәләсе белән кызыксындылар һәм чарабызның кунагы берничә киңәш белән уртаклашты. Аның фикеренчә, иң беренче чиратта үзеңнең булачак проектыңны яратырга кирәк, чөнки аның өстендә күп эшләргә, аны тәнкыйтьләргә кирәк булачак. Чираттагысы – проектның үз логотибы булырга тиеш, аның экологик һәм гади булуы мөһим. Әлбәттә инде, һәркайсы эшчәнлекне алып барганда да аның үз даими аудиториясе, куелган максатлары һәм партнерлары була.

Шулай ук әлеге очрашуда студентлар кызыклы мәгълүмат эшләү ысуллары белән дә таныштылар. Күбесенчә газета – журналларны, социаль челтәрдәге язмаларны укыганда беренче чиратта игътибар нинди дә булса тискәре яңалыкка яисә гаугалы хәлгә төшә. Ә менә Альбина Гарифуллина гадәти һәм тыныч әйберләр турында кызыклы язу яхшырак дип саный. Аның фикере белән купчелек студентлар килеште.

Тәҗрибәле журналист, PR һәм реклама өлкәсендә белгеч белән очрашуда студентлар кызыксындырган сорауларына җавап таптылар һәм яңа белемнәр тупладылар.

Ләйсән САФИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе студенты.