Алдагы көннәрдә нинди һава торышы булачак?

КФУ Метеостанциясе мәгълүматларына караганда, Казанда кар катламы 12 см.га җитте. Татарстан башкаласы халкын нинди һава торышы көтүе турында Гидрометүзәк мәгълүматларына таянып КФУ профессоры Юрий Перведенцев сөйләде. 

Бүген, 26 ноябрь көнне, иртән Казанда 4 градус салкын иде. Төнлә 7 градус салкын көтелә. Күзәтүләр тарихында 26 ноябрьдә иң түбән температура 1890 елны 36,6 градус салкын булган. Бу көнне иң җылы көн булып тарихта 1917 ел теркәлгән. Ул вакытта 7,2 градус җылы булган.

Сишәмбе, 27 ноябрь көнне, 5 градус салкын булачак. Төнлә — 10 градус салкын булыр дип фаразлана, шулай ук кар көтелә. Алга таба суытачак. 28 ноябрь иртән 7 градус, ә төнлә 15 градус салкын көтелә. Төньяк җилләре белән бәйле рәвештә пәнҗешәмбе көнне көндез 12, ә төнлә 15 градус салкын булачак. Көзнең соңгы көнендә — 30 ноябрьдә аяз һава, көндез — 6, төнлә 11 градус салкын булыр дип көтелә.

Ял көннәрендә Казанда кояшлы һава торышы булачак. Кышның беренче көнендә, 1 декабрьдә көндез 7, ә төнлә 12, якшәмбе көнне шулай ук 12 градус салкын көтелә.