Алдынгы студентларга — алтын медаль

Югары уку йортларында алдынгы студентларга алтын медаль тапшыра башлаячаклар. Хупланган очракта бу яңалык Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы Тикшерү комитеты Академиясенә кагылачак.

Тикшерү комитеты югары уку йортын бишле билгеләренә генә тәмамлаучыларга алтын медаль бирергә ниятли. Әлеге документ проекты хәзер җәмәгатьчелек белән фикер алышу уза. Бу турыда “Российская газета” хәбәр итә.

Алтын медаль бирүнең таләпләре катгый – студент бары тик бишлегә генә укырга, аттестацияләрен һәм зачетларын, курс эшләрен бишлегә тапшырырга тиеш. Шулай ук ул бюджет урынында белгечлектә яки магистратурада укырга тиеш. Әгәр документ кабул ителсә, бу яңалык Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы Тикшерү комитеты Академиясенә кертеләчәк.

Моңа кадәр югары уку йортларында алтын медальләр бирелмәде. Хәзер төрле уку йортлары тәмамлаучылар бары тик гади яки «кызыл» диплом ала. Бу очракта тулысынча бишлегә уку мәҗбүри түгел, бишле билгеләре 75 проценттан ким булмаска һәм дәүләт имтиханы “бик яхшы” билгесенә бирелергә тиеш. Мондый студентларның саны гадәттә 5-7 процент була.

«Татар-информ» МА алынды.