Алдынгы студентларга — РФ Хөкүмәте стипендиясе

Казан федераль университетының 8 студенты 2018/2019 уку елында Россия Федерациясе Хөкүмәте стипендиатлары булдылар. Стипендиянең күләме — 1440 сум һәм ул 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 31 нче августына кадәр билгеләнә. 

Хөкүмәт стипендиясе югары белем бирү программалары буенча мәгариф эшчәнлеген алып бара торган дәүләт оешмаларының көндезге бүлегендә укучы студентларга, бигрәк тә үзләрен укуда, фәнни эшчәнлектә уңышлары өчен бирелә. КФУдан РФ Фән һәм югары белем министрлыгына 11 кандидат тәшкъдим ителгән иде.