Александр Сладковский студентларны югары сәнгать белән кызыксындыруның яңа чарасын уйлап тапкан

Яңа, 52 нче сезонда, Россиянең халык артисты, Александр Сладковский җитәкчелегендәгеТатарстанның Дәүләт симфоник оркестры студентлар өчен шәп проект әзерләгән.     

 Анда Казан федераль университеты студентлары да катнаша ала.

«18 нче октябрьдә Казан федераль университеты, ТИСБИ, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт консерваториясе һәм башка вуз студентларын һәм шулай ук музыка училищесы һәм мәктәпләре укучыларын ачык репетициягә чакырабыз. Без концерт оештырып Малерның «Тугызынчы симфониясен» уйнарга, әлеге музыка турында сөйләргә, аның бар матурлыгын күрсәтергә телибез. Оркестр хәзер бик яхшы формада, — диде маэстро А. Сладковский. — Яшьләрне шулай югары музыкага тартырга телибез.

Ачык репетициягә керү түләүсез, ә чара диалог режимында үтәчәк. Александр Сладковский әйтүенчә, оркестрның ачык репетициясенә зур кызыксыну булса, мондый акцияләр олы концертлар булганда да оештырыла ала.

«Алга таба без студентларга хәтта операның ничек куелганында күрсәтә алабыз. Бу бит искиткеч кызык! Бу югары сәнгатькә тартуның яхшы чарасы һәм мәктәбе. Ачык репетициябез соңгысы булмас дип уйлыйбыз, — ди Александр Сладковский.

Дирежер әйтүенчә, мондый тәҗрибә Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры өчен беренчесе түгел. Моңарчы да алар концертлар белән вузларга баралар яки студентларны үзләренә чакыралар. Ачык репетициядән соң икенче көнне үк Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры Солчи шәһәрендә узачак яшьләрнең һәм студентларның Бөтендөнья фестиваленә китәчәк. Ә 20 нче октябрь коллектив җитәкчесе Россиянең халык артисты Александр Сладковскийның туган көне. Ул үзе гомер бәйрәмемне россия спорты үзәгендә яшьләр арасында каршылыйм икән дип шаярта.

Сүз уңаенгна, Татарстанның Дәүләт Симфоник оркестры яңа сезонын 13 нче сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында ачты. Анда «Трагик увертюра», оркестр белән скрипка очен концерт һәм Иоганнес Брамсның беренче симфониясе яңгырады. Кичәнең солисты күренекле скрипач Николай Цнайдер иде.