Алгебра һәм геометрияне иң яхшы белүчеләр бер мәйданда – КФУда

Казан федераль университеты һәм ТР Фәннәр академиясе алгебра, анализ һәм геометрия буенча Казан университетының күренекле профессорлары Петр Алексеевич (1895-1944) һәм Александр Петрович (1926-1998) Широковларның юбилейларына багышланган халыкара конференция үткәрә.

Ул 26 июннән 2 нче июльгә кадәр Казан шәһәрендә үтәчәк. Катнашырга алгебра, анализ һәм геометриянең заманча юнәлешләре буенча белгечләр чакырыла.

Конференциянең фәнни программасы пленар докладлардан һәм секциядәге чыгышлардан торачак.

Конференциядән соң Lobachevskii Journal of Mathematics журналының махсус чыгарылышын бастыру күздә тотыла. Журнал Web of Science һәм Scopus базасына керә.