Алинә Юнысова: “Авырлыклар килә, ләкин алар вакытлыча гына!”

  Яңа шәһәргә килеп эләккәч, бар да шундый чит тоела. Таныш булмаган урамнар аша узган чакта, меңләгән кеше шаукымы арасыннан үз якташыңны күреп алып, аның белән сөйләшеп тору – үзенә күрә бер рәхәтлек.

Мамадыш кызы Алинә Юнысова белән дә очраклы рәвештә генә күрештек. Хәл-әхвәлләрне белешкәннән соң, студент тормышы турында әңгәмәгә күчтек. Алинә журналист булырга укый. Аның мәктәптә белем алган чагында ук китабы дөнья күргәнен белә идем инде. Бүгенге көндә нәрсә белән яшәве, нинди эшләр башкаруы турында да сорашасым килде. Быел аның иң җаваплы елы: 4 курсны тәмамлый. Әйтер сүзе, төпле киңәшләре дә шактый җыелган.

         -Үткәнгә әйләнеп кайтыйк әле. 11 нче сыйныфны тәмамлаган елның җәе ничек үтте? Укырга керүең турында тәфсилләп сөйләп узсаң иде.

-Мәктәпне тәмамлап, Бердәм дәүләт имтиханнарын биреп бетергән вакытлар – иң рәхәт мизгелләрдер, минемчә. Бөтен мәшәкатьләр үткәндә калып, киләчәктә яхшы мизгелләр генә көтәдер кебек тоела. Бу вакытны иң самими чагым дип әйтә алам, чөнки күңелемдә имтиханнардан соң тормыш үзеннән үзе барыр әле дигән фикер яши иде. Югары уку йортына кергәндә авырлыклар туар дип башыма да килмәде. Җәйге каникулларымны елдагыча рәхәтләнеп уздырырга әзерләнеп йөргән чагымда, башыма “тай типкәндәй” булды. Тиз арада бөтен уку йортларына документларымны бирергә ашыктым.

         -Документларыңны ничә урынга тапшырган идең? Ни өчен КФУны сайларга булдың?

-Документларымны бик күп уку йортына тапшырырга туры килде. Спорт академиясеннән башлап, мәдәният институтына кадәр – берсе дә калмады. Казан федераль университеты үзенең даны һәм югары дәрәҗәсе белән җәлеп итте. Өстәвенә, миңа аеруча да якын булган журналистикага бары тик биредә генә өйрәнергә була.

         -Беренче курста нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде? Шушы юлны сайлаганыңа үкенгән чакларың булдымы?

-Мине яшьтән мөстәкыйль булырга өйрәттеләр. Конкурсларда катнашсам да, төрле җирләрдә чыгыш ясарга туры килсә дә, мин үзлектән йөри идем. Бәлки шуңадыр да, минем өчен шау-шуга, яңа тирәлеккә ияләшү артык борчу тудырмады. Шулар гына истә калган: группа белән таныша башлаган чакта курсташларымның күбесе журналистика өлкәсендә шактый тәҗрибәле булуы ачыкланды. Бу минем үзбәямне бераз төшерде, шулай да монда килүемә мин үкенмәдем. Мин сайлаган өлкә бер дә җиңелләрдән түгел. Авырлыклар килә, ләкин алар вакытлыча гына – нәкъ менә шушы сүзләр миңа киртәләргә очраган саен ярдәм итте, көч бирде.

         -Ни өчен журналистика? Алдан уйланып куелган идеме, әллә соңгы мизгелдә генә кабул ителгән карармы?

-Иҗат итү, нәрсәнедер үзгәртү, үземнекен уйлап чыгару – ул минем күңелемә якын  әйберләр. Күбесенчә мин проза жанрында иҗат итеп, төрле иҗади конкурсларга хикәяләремне җибәрә килдем. Бу шөгылем журналистика белән кызыксынуыма зур этәргеч булды. Мәктәптә укыган вакытта район газетасына яза башладым,  “Алтын кәлам” фестивалендә катнашканым булды. Аларда призлы урыннар яулау да мине канатландыра иде. Ә инде журналист булам дигән төпле карарымны мин 9 нчы сыйныфта укыган вакытта кабул иттем.

         -Кумирларын кем һәм нәрсә сине илһамландыра?

-Мәктәптәге, университеттагы һәрбер укытучым, редакцияләрдә практика үткән чакта ярдәм иткән кешеләр – барысы да минем кумирларым. Шулай ук Ирада Зайналова, Познер, Тина Канделаки, Мирослава Дума хәзерге заман хедлайнерлары Юрий Дудь, Регина Тодоренко – барысы да миндә соклану хисе уята. Аларның эшчәнлеге, искиткеч зур тырышлыгы күбрәк эшләргә, бер урында таптанмаска зур этәргеч бирә. Минем өчен төп илһам чыганаклары ул – сәяхәтләр, фотография өлкәсе һәм тарихи фильмнар.

-Укудан һәм эштән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең? Күңелеңә якын булган эш өчен буш вакытың бармы?

-Бүген үзем өчен вакытны мин кич кенә таба алам. Шушы буш вакытымны да файдалы эш эшләп үткәрмәсәм, мин үземне әрли башлыйм. Гадәттә кичләрен мин китап укыйм яисә Интернеттан берәр  кызыклы шәхес белән интервью карыйм. Берәр тарихи фильм карасам да, вакытым бушка үтмәгән кебек тоела миңа. Шулай ук, дуслар белән очрашып, сөйләшеп утырырга яратам. Җае чыкса, елга бер тапкыр булса да сәяхәт итеп кайтырга тырышам.

         -Син инде 4 нче курста укыйсың, студентлар тормышы белән яхшы таныш. Студент чаклар кызыклы үтсен өчен нинди киңәшләр бирер идең?

-Журналистика бүлегендә укыган чакта, күпләр уку белән беррәттән эшли дә, шуңа күрә студент чакның тәмен белеп калырга җитешмәскә мөмкин. Студентлар арасында үткәрелә торган бәйгеләр, чаралар эченә кереп чумып булмый. Ләкин булмаган вакытны табып, үзеңне яңа өлкәләрдә сынап карарга кирәк, минемчә. Вакытында мин йөзү, аэробика белән шөгыльләнеп карадым. Сезгә дә киңәш итәм. Шулай ук төркемдәшләрегез белән университет бинасыннан тыш очрашып, күңел ачарга тырышыгыз. Төркемегездә дустанә мөнәсәбәтләр булса, әлбәттә.

Әйтергә кирәк, практика үткән вакытта да төрле редакцияләргә, радиога, телевидениега да барып карагыз.Үзегезне шулай берничә урында сынап карагач, үз юлыңа ориентир табу күпкә җиңелләшә. Һәркөнне яңалыкка омтылыгыз, бер минутыгызны да юкка әрәм итмәгез. Шул очракта студент чагыгыз ачык төсләргә буялыр!

         — Җавапларың өчен бик зур рәхмәт! Бу авыр һәм җаваплы елың җиңеллек белән үтсен.

Лилия ГЫЙМАЗОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе.