Алмашка кемнәр килер?

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе бу көннәрдә студентларның яңа контингентын формалаштыру белән шөгыльләнә.

КФУда “Журналистика” юнәлешенә елдагыча конкурс шактый зур. Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин әйтүенчә, бүген журналист булырга теләк белдерүче 150 ләп баладан гариза кабул ителгән. Студент төркемнәре 25 әр кешелек ике профиль буенча формалашачак: “Мультимедиале журналистика” һәм “Милли яңа медиа чаралары”.

“Журналистика” һәм “Телевидение” юнәлешләренә укырга керүчеләр һәр елдагыча бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә рәвештә иҗади имтихан да тапшырырга тиеш. Башка елардагыдан аермалы буларак, быел иҗади имтихан дистанцион рәвештә үтәчәк. Имтихан 7 августта интернет челтәрендә башлана. Моның өчен абитуриентлар КФУның “Буду студентом” порталына керергә һәм андагы “Дистанцион керү имтиханнары” бүлегендә тест биреме үтәргә тиеш булалар. Ә инде имтихан башланырга бер көн алдан, 6 августта 16.00 сәгатьтә абитуриентлар өчен консультация узачак. Монысы Microsoft Teams» мәйданчыгында була.

Бу көннәрдә имтиханнарда катнаша алмаучылар өчен 18 августта өстәмә имтихан бирү мөмкинлеге дә каралган.

Абитуриентлардан гаризалар кабул итү дә дистанцион формада башкарыла. Гаризаларны 3 августка кадәр бирергә була.

Кафедра мөдире, кабул итү имтиханнары гадәти булмаган шартларда узса да, журналистика бүлегенә быел да иҗади фикерләүче, тирән белемле яшьләр килер дип өметләнә.

Гүзәл Гарифуллина,

журналистика бүлеге студенты.