«Алтын актив» иң-иңнәрне билгеләде

8WcRWeyS9Zc2016 нчы елның 19-21 нче февраль көннәрендә «Пламя» ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә «Алтын актив» профсоюз оешмасы активистлары җыены булып узды. Әлеге җыен мәктәп рәвешендә оештырылган иде. Бирегә җыелган актив студент кызлар һәм егетләр профсоюз өлкәсендә яңа белемнәр алдылар һәм үзара көч сынаштылар. Мәктәп кысаларында «КФУның иң яхшы профоргы» бәйгесе дә уздырылды.

Бәйгедә Фундаменталь медицина һәм биология институты исеменнән 1 нче курс студенты Анна Павлюк чыгыш ясады. Профсоюз өлкәсендә әле яңа гына эшли башлавына карамастан, Анна бәйге баскычларын уңышлы узды.

Катнашучылар арасында Анна Павлюктан тыш, Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары Зыятдинова Эльвира, Каткова Екатерина, Жданов Ярослав, Евграфова Екатерина һәм Евтюгина Наталья да бар иде.gFWH0xoXfYI