«Алтын каләм» — 2019 ничек узачак?

«Алтын каләм» фестивалендә җиңүчеләргә КФУның  журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә укырга мөмкинлек бирүче грант тапшырылачак. Фестиваль җиңүчеләре 7 июль көнне билгеле булачак. Бу хакта «Алтын каләм» фестивале ачылу тантанасында билгеле булды.

«Россиядә «Алтын каләм» кебек фестиваль бүтән юк. Катнашучылар белән искиткеч яхшы команда эшли, балаларны журналист профессиясенә легендар журналистлар әзерли», —  диде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.

Фестивальнең булачак журналистлар өчен әһәмияте зур булын Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та әйтте. «Журналист профессиясе бик әһәмиятле, чөнки безнең тормышка медиа тирәлеге үтеп керә. Фестивальдә катнашу сезгә бу профессиянең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итәр дип өметләнәм», — диде Марат Бариев.

Быел «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале XXIV тапкыр үткәрелә. Бүген монда Татарстанның 24 районыннан 120 яшь журналист катнаша. Фестиваль яшь журналистларның талантларын ачу, аларга ярдәм итү максатында оештырыла.

“Алтын каләм” фестивалендә катнашучы яшьләр телевидение юнәлешен күбрәк сайлаган. “Идел” яшьләр базасында үткәрелгән “Алтын каләм” фестивале ачылышында бәйгенең телевидение юнәлеше буенча кураторы Роза Әдиятуллина әйтте.

«Быел телевидение юнәлеше бик популяр. Беренче тапкыр телевидение юнәлешен сайларга 35 кеше теләк белдерде һәм финалга узды. Алар белән без берничә көн эчендә яңа тапшырулар оештырачакбыз. Алар аны үзләре төшереп, монтажлап хөкемдарларга тәкъдим итәчәк”, — диде Роза Әдиятуллина.

“Алтын каләм” фестивалендә яшь журналистлар үзләрен җиде юнәлеш буенча сынап караячак: рус һәм татар телләрендә басма журналистика, рус һәм татар телләрендә телевидение, радио, мультимедиа, дизайн һәм верстка. Алар Татарстанның Министрлар кабинетында матбугат хезмәте белән танышачак, Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимованың традицион брифингында катнашачак.

“Редакцияләргә барачакбыз, иртәгә Андрей Кузьмин белән очрашу булачак, ягъни, төрле яктан белем бирү күздә тотыла. Журналистлар Казанда, Татарстанда, Россиядә, дөньяда булган вакыйгаларны яктыртырга тиеш. Үзләренең рубрикаларын тәкъдим итүчеләрне хуплыйбыз”, — диде КФУның журналистика югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы доценты Роман Баканов.

Түбән Камадан 10 сыйныф укучысы Җәмил Шәрәфетдинов «Underwood» яшь журналистлар мәктәбе җитәкчелегендә килгән. Фестивальдә икенче тапкыр катнаша. «Мин төрле темага материаллар яздым. Журналист булырга уйлап торам», — диде ул.


Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.