«Алтын каләм» җиңүчеләре билгеле

«Алтын каләм» фестивалендә икенче тапкыр унынчы сыйныф кызы җиңү яулады. Ә ул барыбер КФУга укырга керү мөмкинлеге алды

«Алтын каләм” – «Золотое перо» XXIV Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале тәмамланды.

Быел «Алтын каләм» фестивале 24 тапкыр уздырылды. Республика бәйгесендә 120 артык бала катнашты. Алар Татарстанның 22 районыннан зона турларын үтеп килгән иде. Мәктәп укучылары биш көн дәвамында рус һәм татар телендә басма матбугат, радио, телевидение, мультимедиа, дизайн һәм верстка, фотожурналистика юнәлешләренә бүленеп, осталыкта көч сынашты.

Басма матбугат юнәлешендә эшләүчеләр үзләре ике төркемгә бүленеп, татар телендә – ике, рус телендә ике журнал чыгардылар. Балалар чын редакция тормышы белән яшәп, бу көннәрне иҗат рухында үткәрделәр.

Бүген исә җиңүчеләр ачыкланды. Шулай итеп татар журналистикасы юнәлешендә Аксубай кызы Айназ Сөләйманова, рус матбугаты буенча Баулы кызы Руфинә Гыймаева җиңү яулады.  Шунысын да искәртик, фестиваль тарихында икенче тапкыр 10 сыйныф кызы җиңү яулады. Димәк, КФУга укырга керү мөмкинлегенә Айназ Сөләйманова быел ук ия булды.

Котлыйбыз!

Рәсимә ГАЛИЕВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе.