Алтын каләм — журналистикага юллама

Бүген Казанның елга портында 23нче “Алтын каләм” – “Золотое перо” Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестиваленең ачылышы булды. “Алтын каләм” фестивале иске традиция буенча теплоходта үткәрелә башлады. Фестивальне оештыручылар арасында Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе дә бар. 

  • “Алтын каләм” – 1996 елдан бирле мәктәп укучылары арасында уза торган республикакүләм фестиваль. Катнашучылар журналистика буенча көч сынаша. Төп җиңүчеләр КФУның журналистика бүлегенә укырга керү өчен Президент грантын ала. Тагын бер җиңүче, ТНВ каналының махсус призын отып, “Журналистика” белгечлегендә уку хокукын ала.
  • “Алтын каләм” традицион рәвештә теплоходта уза иде, 2011 елдан кунакханәдә үткәрелә башлады.

“Алтын каләм”нең зона этаплары Татарстанның дүрт шәһәре: Әлмәт, Болгар, Чаллы, Казанда узды. Фестивальдә катнашырга 200гә якын укучы теләк белдергән. Катнашучылар эксперт комиссия белән аерым-аерым әңгәмә үткәннәр һәм сайланган юнәлешләр буенча язма биремнәрне үтәгәннәр. Алар арасыннан иң яхшылары сайлап алынган.

Сайлап алу этабын узган балалар 11-14 июльдә “Павел Миронов” теплоходында өч көнлек сәяхәткә китте. Сәяхәт барышында яшь журналистлар төрле биремнәр башкарып, мастер-классларда булачак, күңел ачу чараларда катнашачак.

“Алтын каләм” фестиваленә килгән укучыларның күпчелеге татар телендә сөйләшә. Алып баручылар чараны ике телдә алып барды.

“Алтын каләм” фестивален жюри рәисе – ТР Журналистлар берлеге рәисе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова ачып җибәрде. “Журналистлар берлеге әгъзаләры исеменнән бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Быел сезне җыю җиңел булмады. Ләкин шулай да бар да килеп чыкты. Без яхшы эш эшлибез дип уйлыйм. Сез үзегезнең остазларыгыз, журналистлар, авторитет яулаган тележурналистлар белән кызыклы сәяхәтегезне башлыйсыз. Без Зөя, Алабуга, Болгарда булачакбыз. Фестиваль эшләп килгәннән бирле инде ун меңгә якын кешене уздырдык. Барысы да журналистика бүлегенә китмәсә дә, фестивальдә алган күнекмәләр аларга тормышта ярдәм итәдер дип уйлыйм. Сезне монда сүз белән эш итәргә, язарга, интервью алырга, чит кешеләрдән читенсенмәскә өйрәтәчәкләр. Чын күңелемнән актив, җитез булырга киңәш итәм. Өч көн бик аз. Ләкин шушы өч көндә сез үзегезне тулысынча талантлы шәхес итеп күрсәтергә тиешсез. Алга!” – дип тәмамлады сүзен Римма Ратникова.

Балаларны фестивальнең ачылышы белән ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов та котлады. “Кадерле дуслар, яшь каләмчеләр! Сезгә карыйм да ак көнләшү белән көнләшеп куям. Сезнең хәзер тормышыгызда кызыклы чор, сез экспериментлар ясыйсыз, гел алга барасыз, авырлыклардан курыкмыйсыз. Теплоход та символ булып тора, сез юлга кузгаласыз. Ә кемдер өчен бу юл тормышта үрләр яуларга бер башлам ноктасы булып тора. Кем өчендер бу юл киләсе һөнәрен табарга мөмкинлек булыр. Сезгә һәрвакытта да объектив, дөреслек ягында булырга киңәш итәм”, – диде Дамир Фаттахов.

РФ Думасында Дәүләт Депутаты ярдәмчесе Надежда Тарасова да каләмчеләргә теләкләрен юллады.

“Алтын каләм” — тормышка юллама

“Алтын каләм”челәрне КФУ Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе директоры Леонид Толчинский: “Алтын каләм” зур юлга юллама булырга мөмкин. Фестиваль барышында төркемдә эшләргә, коммуникация урнаштырырга өйрәнергә киңәш итәм. Журналистка контактларга ия булу, коммуникация урнаштыра белү сәләте бик мөһим. Киләчәктә КФУ стеналары эчендә очрашырга язсын”, — диде Леонид Толчинский.

“Алтын каләм” төрле яктан ача
“Алтын каләм”челәр үзләренең фестивальдән хис-кичерешләре белән дә уртаклаштылар.

Илюзә Касыймова, Арча районыннан: “Фестивальдә 2015 елдан бирле 4 ел катнашып киләм. “Алтын каләм”дә үзеңне күрсәтеп, төрле яктан ачыласың. Куратордан белем, тәҗрибә туплыйсың. Бу — зур бәхет. Быел теплоходта булуыма бик сөенәм. Моңарчы бер дә йөзгәнем юк иде әле”.

Кирилл Трушин , Түбән Кама: “Беренче тапкыр катнашам. Мондагы атмосфера күңелле, рәхәт. Бөтен кеше дә ачык, позитив. Фестивальгә үземне сынап карарга килдем, журналистика белән күбрәк танышасым килде. Соңгы арада футбол, дөнья чемпионаты турында материаллар яздым, уенчыларны чагыштырдым”, – дип фикерләре белән уртаклашты “Алтын каләм” катнашучысы.

«Татар-Информ» материалларына нигезләнеп әзерләнде.