Студентлар өчен “кара көннәр” җитте. Имтихан, зачетларга әзерләнмәс өчен, студент дога да кыла, тәрәзәдән “халява” да чакыра. Без сессия вакытындагы сынамышлар исемлеген әзерләдек:
- Имтихан алдыннан чәчне юарга ярамый, югыйсә, башка кергән бөтен мәгълүмат “юылып” бетәчәк;
- Йокларга ятканда мендәр астына имтихан сорауларына җавапларны, яисә китап куярга;
- Имтихан бирәсе көнне урын өстен җыймаска;
- Имтихан, зачетларга яңа кием киеп килергә ярамый, узган сессиядә яхшы билге алган имтиханда киенгән кебек киенү киңәш ителә;
- Билетны сул кул белән генә тартып чыгарырга;
- Бишле алып чыккан студентка кагылырга;
- Сул аяк киеменә 50 тиен салып куярга;
- Күзегезгә беренче чалынган билетны сайларга;
- Имтиханга кергәндә бусаганы сул аяктан атларга;
- Сессия вакытында зачетканы укытучылардан башка беркемгә дә күрсәтмәскә!
Тагын бер сер бар: имтихан, зачетларга ныгытып әзерләнсәң, бу сынамышлар 100% дөрес булачак!
Айсылу Хафизова
womanadvice.ru