“Алтын сессия” өчен нишләргә кирәк?

Студентлар өчен “кара көннәр” җитте. Имтихан, зачетларга әзерләнмәс өчен, студент дога да кыла, тәрәзәдән “халява” да чакыра. Без сессия вакытындагы сынамышлар исемлеген әзерләдек:

  1. Имтихан алдыннан чәчне юарга ярамый, югыйсә, башка кергән бөтен мәгълүмат “юылып” бетәчәк;
  2. Йокларга ятканда мендәр астына имтихан сорауларына җавапларны, яисә китап куярга;
  3. Имтихан бирәсе көнне урын өстен җыймаска;
  4. Имтихан, зачетларга яңа кием киеп килергә ярамый, узган сессиядә яхшы билге алган имтиханда киенгән кебек киенү киңәш ителә;
  5. Билетны сул кул белән генә тартып чыгарырга;
  6. Бишле алып чыккан студентка кагылырга;
  7. Сул аяк киеменә 50 тиен салып куярга;
  8. Күзегезгә беренче чалынган билетны сайларга;
  9. Имтиханга кергәндә бусаганы сул аяктан атларга;
  10. Сессия вакытында зачетканы укытучылардан башка беркемгә дә күрсәтмәскә!

Тагын бер сер бар: имтихан, зачетларга ныгытып әзерләнсәң, бу сынамышлар 100% дөрес булачак!

Айсылу Хафизова
womanadvice.ru