“Ана теле” онлайн мәктәбе татар телен өйрәнүгә зур адым

Татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ кимеми. Соңгы елларда телне өйрәтүдә заманча алымнар да актив кулланыла.

Әйтик, «Ана теле онлайн мәктәбе» инде биш ел дәвамында нәтиҗәле генә эшләп килә. Быел әлеге проект «Төп сүз» – Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган. Әлеге уңышлары һәм татар теле курслары хакында безгә КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, «Ана теле онлайн мәктәбе» үзәге җитәкчесе Кадрия Сөнгат кызы Фәтхуллова хәбәр итә. Шунысы сөенечле: онлайн укулар белән беррәттән, университетта татар телен өйрәтү курслары дәвам итә.

                                             «Ана теле онлайн мәктәбе» җиңү яулаган

– Ел саен Россия Федерациясенең милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы Бөтен­россия күләмендә «Төп сүз» бәйгесен үткәрә. Шул конкурс­та Россия төбәкләреннән төрле проектлар белән катнашалар. Әлеге бәйге өченче тапкыр уздырыла. Эшләр «Иң яхшы басма», «Иң яхшы фәнни проект», «Иң яхшы социаль проект» кебек номинацияләрдә бәяләнә. Казан федераль университетының татар телен өйрәтү буенча онлайн мәктәбе-үзәге быел «Иң яхшы мультимедиа проекты» юнәлешендә бәйгегә материаллар җибәргән иде. 25 октябрь көнне Мәскәүдә нәтиҗә ясалып, безнең проект җиңүче дип табылды. Эшләгән эшкә нәтиҗә булганда, күңел дә үсеп китә. Мәктәбебез хакында белүчеләр тагы да арта, – дип сөйли Кадрия Фәтхуллова.

Әлеге онлайн мәктәп, билгеле булганча, 2013 елдан башлап эшләп килә. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә гамәлгә куела. Онлайн укуларны әзерләүдә ТР Мәгариф министрлыгы, Инглиш Фест компаниясе, КФУ укытучылары, Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре һәм Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре катнашкан. Бер ел эчендә татар теле белгечләре биремнәрне әзерлиләр. Аннан дистанцион платформага бөтен укыту материаллары урнаштырыла. Кадрия Фәтхуллова бу эшнең башлангыч этабында бик җавап­лы килүләрен дә билгеләп үтте. Ник дигәндә, монда телчеләр генә түгел, техник хезмәткәрләрнең дә өлеше бик зур. Дистанцион укытуны әзерләүнең үз нечкәлекләре шактый күп.
– Бу – түләүсез мәктәп. Барлык чыгымнарны Татарстан Республикасы үз өстенә ала. Беренче көннәрдән үк әлеге мәктәпкә теркәлү ирекле рәвештә алып барылды. Мәсәлән, дөньяның төрле почмагында яшәүчеләр, онлайн укып, телне өйрәнә ала. Интернетта татар телен өйрәнү яшьләргә дә уңайлы. Төрки телләр белән кызыксынучылар шактый күп. Магистрантлар, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр интернетта әлеге онлайн мәктәпне эзләп табып кулланалар. Мәсәлән, казах, башкорт телен өйрәнү өчен дә шушы мәктәп бер үрнәк булып тора. Монда һәркем үз җаена, вакытына карап укый ала, – дип сөйли ул.

Укыту 9 этаптан тора. Белгечләр аны тугыз дәрәҗәле баскыч буларак бәялиләр. Баштагы чорда укучылар исәпкә алынса, бүген әлеге проекттагылар саны саналмый. Беренче елларда Мәгариф министрлыгы әлеге курсларны балалар бакчалары тәрбиячеләренә, мәктәп укытучыларына, мәктәп укучылары һәм студентларга тәкъдим итте. Онлайн мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен дә кызыклы алымнар, эш төрләре бар. Бу – үзе бер дөнья. Татар теле укытучыларына, укыту барышын өйрәнеп, үз тәҗрибәләре белән уртак­лашып, мәкаләләр язарга да тәкъдим ителгән була. Инглиз теле укытучылары да әлеге курслар белән кызыксына. Һәрхәлдә, әлеге мәктәптә укыту һәрвакыт алып барыла. Мәсәлән, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә дә «Ана теле – онлайн мәктәбе»нә теркәлеп, үзләренең белемнәрен ныгытырга кушалар. Татар телен өйрәнеп, билгеле бер дәрәҗә үтүче һәр укучы компьютер төймәсенә басып, сертификат ала ала. Беренче дәрәҗәдә өйрәнүчеләр шактый күп, ә менә тугызынчы дәрәҗәгә барып җитүчеләр азрак икән. Телне өйрәнү бик күп көч таләп итә.

Санкт-Петербург, Самара, Тольятти, Иваново һәм башка шәһәрләрдән укыйлар. Якын һәм чит илләргә килсәк, Казахстаннан өйрәнүчеләр бар. «Телне өйрәнергә аерым мохит юк икән, туган телләрен белергә теләп керүчеләр күп, – дип сөйли Кадрия Сөнгат кызы. – Чит илләрдән Канада, Германия, Австралия, Испания вәкилләре бар, димәк, география шактый зур. Укучылар белән җанлы аралашулар да алып барыла. Тугызынчы дәрәҗәгә җиттем, алга таба мин ниш­ли алам, дип тә сорыйлар. Татар телен камилләштерү өчен татар әдәбияты белән танышырга тәкъдим итәбез. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укырга киңәш бирәбез».
Аның сөйләвенчә, әлеге проект Татарстанны танытуга да үз өлешен кертә. Укулар барышында татар дөньясы турында мәгълүмат җиткерелә. Укучылар Татарстан турында белеп, татар халкының күренекле шәхесләре турында мәгълүмат алалар. Аннан Казаныбызга гашыйк булып, экскурсияләргә киләләр. Мәскәү, Иваново, Тверьдан шулай килүчеләр шактый булган.

– Цифрлы технология­ләр заманында да без телләрне өйрәтү өлкәсендә яңадан-яңа мөмкинлекләрне кулланырга тиешбез. Җәмгыятьтә ихтыяҗ бар. Безнең татар телен өйрәнүчеләр, нинди электрон курс­лар бар, дип сорыйлар. Без онлайн-мәктәпнең эшләвен әйтәбез. Россиядә бер генә милләттә дә бу юк, интернетта тел өйрәтүне татар халкының бер казанышы дип атарга була. Һәм бу мәктәпне популярлаштыру өчен төрле форумнарда катнашабыз, презентацияләр күрсәтәбез.

                                                  Телне өйрәнергә ихтыяҗ бар

Бу проекттан тыш КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел саен халык өчен түләүсез татар теле курслары эшләп килә. Курс­лар, сентябрь аенда башланып, декабрь уртасына кадәр дәвам итә. Һәм анда укучылар, татар телен белү дәрәҗәсеннән чыгып, төркемнәргә бүленә.

– Быел биш төркемне укытабыз икән, шуларның өчесе – башлап өйрәнүчеләр. Алар иң күбе. Бер төркем – дәвам итүчеләр. Бишенче төркем татар телен белә, әмма алар грамматиканы белми. Яза алмыйлар. Шулай итеп, үз теләкләре белән килгән төрле яшьтәге кешеләрне татар теленә өйрәтәбез. Курсларга пенсио­нерлар да йөри. Яшьләр арасында вуз студентлары, мәдрәсәләрдә укучылар, төрле һөнәр ияләре бар. Бик актив һәм позитив кешеләр. Курсларда эшләү безгә ошый, чөнки алар белән аралашып, уңай энергия алабыз. Халык өчен оештырыла торган курслар телләрне гамәлгә кую дәүләт программасы нигезендә башкарыла, – ди Кадрия Фәтхуллова. – Төрле-төрле вакыйгалар булса да, мәктәпләрдә татар теле укытылу киметелсә дә, кискен адымнар эшләнсә дә, минемчә, татар теленә өйрәнүгә ихтыяҗ кимеми.

Рәсимә Галиева. КФУ Журанлистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе мөгаллиме.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ana-tele-onlayn-mktbe-zge-itkchese-kadriya-ftkhullova-eshlgn-eshk-nti-bulganda-kel-d-sep-kit