“Ана телендә” шөгыльләнүчеләр Казанда булуны максат итә

Россиядә бер генә милләтнең дә дистанцион рәвештә ана телен өйрәтә торган онлайн мәктәбе юк, диләр. Татарның “Ана теле” мәктәбеннән кала. Аның академик җитәкчесе, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә проектның Мәскәүдә Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе, ничек итеп тормышка ашырылуы, мәктәптә белем алып, татар телен үзләштерә алган үзенчәлекле шәхесләр турында сөйләгән. Бу җентекле әңгәмәне без дә игътибарыгызга тәкъдим итәргә булдык. 

– Кадрия Сөнгатовна, “Ана теле” онлайн мәктәбе проекты кайчан, ничек һәм нинди шартларда барлыкка килде? 

– “Ана теле” онлайн мәктәбе 2013 елда эшли башлады. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән эшләнде. Аны гамәлгә куюда ТР Мәгариф министрлыгы, EF English First компаниясе һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре катнашты. Чыннан да, ул бик зур проект, ел дәвамында диярлек эшләнде, дистанцион мәктәпне барлыкка китерү өчен, күп хезмәт куярга туры килде.

EF English First – дөньяда танылу алган инглиз теленә өйрәтү мәктәбе һәм нәкъ шуның методик платформасына татар филологлары татарча контентны урнаштырды. Ягъни бөтен алымнар чит телләргә өйрәтү методикасыннан алынган. Алар тәкъдим иткән эш төрләренә нигезләнеп, без татарча биремнәр яздык. Әлеге эшне башкаруда филологлардан тыш, Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре, Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре дә катнашты, чөнки дистанцион мәктәп булгач, материалны баштан язарга, аннары тикшерергә, бик күп фото, аудиофайллар һәм видео сюжетлар төшерергә, тестлар эшләргә туры килде.

Димәк, 2013 елдан башлап, шушы мәктәп уңышлы гына эшләп килә. Әйтергә кирәк, ул дөньяның төпле почмакларында яшәүче кешеләргә, татар теле белән кызыксынучыларга хезмәт итә.

“Әлеге мәктәпне булдыру – үзе зур казаныш һәм бик тә әһәмиятле эш иде”

– “Ана теле” онлайн мәктәбе күптән түгел Мәскәүдә уздырылган конкурста катнашып, Бөтенроссия премиясенә лаек булды. Ул иң яхшы мультимедиа проекты булып танылды, җиңү яулады. Бу хакта тулырак сөйләп үтсәгез иде. Бу җиңү никадәр дәрәҗәдә әһәмиятле?

– Җиңү турында әйткәнче, иң элек, әлеге мәктәпнең әһәмияте турында ассызыклап үтәсем килә. Бүгенге көндә цифрлы технологияләр заманында телләр өйрәнү белән кызыксынучылар күп, шул исәптән төрки телләрне белергә теләүчеләр шулай ук бихисап. Шуңа күрә татар телен дистанцион рәвештә өйрәнергә мөмкинлекләр булдыру, минемчә, зур казаныш.

Галимнәр дөньяда алты меңгә якын тел бар дип әйтә, Россиянең үзендә генә дә йөз илледән артык тел исәпләнә. Шулар арасында бер милли телдән дә тулы система буларак онлайн мәктәп эшләнмәгән әле. Шуңа күрә без, бик тә горурланып һәм шатланып, татарлар һәрвакыт алда, татар телен өйрәнергә шундый дистанцион мәктәп булдырылган дип әйтәбез.

Бу еллар дәверендә әлеге мәктәп ярдәмендә бик күп кеше татар телен өйрәнде. Без алар өчен җанлы дәресләр алып бардык, компьютер аша татар телен өйрәнгән кешеләр, татар филологлары белән турыдан-туры компьютер аша аралашып, үзләренең сөйләм күнекмәләрен үстерә алдылар. Телләр укыту өлкәсендә бу бик тә әһәмиятле эш иде.

Ә инде Бөтенроссия күләмендә шундый конкурста җиңү, минемчә, шушы проектны гамәлгә куючы оешмаларның, шуны эшләүдә катнашкан бик күп кешеләрнең хезмәтен тану дип әйтер идем. Әлеге конкурс Россия Федерациясенең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Быел ул өченче тапкыр узды. Ел саен әлеге бәйгедә бик күп оешмалар, авторлар коллективлары, гомумән, аерым шәхесләр төрле номинацияләрдә катнаша: “Иң яхшы басма проект”, “Иң яхшы фәнни проект”, “Иң яхшы социаль проект” һ.б. Ә инде “Ана теле”онлайн мәктәбе иң яхшы мультимедиа проекты номинациясе җиңүчесе дип табылды. Бу конкурста җиңү – безне тану, эшебезне күрә белү дигән сүз.

Һәрбер конкурста катнашу һәм җиңү – күңелле күренеш. Әмма катнашуы үзе генә дә ни тора. Катнашып, без башка проектлар турында мәгълүмат алабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Һәрбер эшләнгән эшне ниндидер дәрәҗәдә таныту өстәмә мөмкинлекләр дә бирә.

“Онлайн мәктәпне төрле илләрдәге татар кешеләре дә куллана”

– Шушы еллар арасында “Ана теле”ндә ничәмә-ничә кеше белем алган, татар телендә сөйләшергә өйрәнгән, татар дөньясы белән танышкан. Алар арасында үзенчәлекле, күңелгә кереп калган укучылар бар. Шушы укучыларга да тукталып китсәк иде: алар ничек килеп эләкте, ничек итеп таныштыгыз, уку процессы ничек барды?

– Әлеге мәктәп эшли башлаганнан бирле Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары телдән аралашу – җанлы сөйләм дәресләре алып барды. Безнең университетта “Ана теле” үзәге эшли, анда егермегә якын укытучы дәресләр алып барды. Татар телен өйрәнүчеләр өчен ул бик тә файдалы һәм кирәкле булды.

Дистанцион мәктәптә һәр теркәлүче үз вакыты белән тыныч кына татар телен өйрәнә. Ул бер, ярты ел дәвам итәргә мөмкин. Компьютер аша алынган белемнәрне, үзләштергән лексик-грамматик материалны сөйләмдә кулланып карау өчен, җанлы аралашу дәресләре дә кертелгән иде. Шушы дәресләр аша без үзебез күрмәгән кешеләр белән танышып, сорауларыбызны биреп, ни өчен татар теле белән кызыксынганнарын сораштыра идек. Алар белән танышканнан соң, кайбер актив укучылар хакында татар матбугаты битләрендә мәкаләләр дә бастырып чыгардык, аларны таныттык.

Шуны да әйтеп үтәсем килә: беренче елларда әлеге мәктәпкә берьюлы ун мең кешегә теркәлү мөмкинлеге бирелде, Мәгариф министрлыгы да, үз чиратында, балалар бакчалары тәрбиячеләрен, укытучыларны, дәүләт хезмәткәрләрен дә терки иде. Хәзерге вакытта андый чикләүләр юк, кем тели, шул теркәлә, өйрәнә, бер дәрәҗәдән икенчесенә күчә. Уку, татар телен өйрәнү ирекле, вакыты чикләнмәгән. Иң мөһиме: әлеге мәктәп түләүсез. Барлык чыгымнарны Татарстан Хөкүмәте үз өстенә ала. Шуңа күрә кешеләр ашыкмыйча, тырышып, яңадан әйләнеп кайтып, кабатлап, үз көйләренә татар телен өйрәнәләр.

Бу мәктәп башка милләт вәкилләренә генә түгел, татарларга да хезмәт итә, чөнки Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, төрле илләрдә татар диаспоралары вәкилләре белән очрашканда, алар дистанцион рәвештә татар телен өйрәнү, яшь буынга туган телебезне җиткерү турында үтенечләре белән мөрәҗәгать иткәннәрдер дип уйлыйм. Шуңа күрә ул, әлеге проектны хуплап, хәер-фатыйхасын биргәндер дип ышанам. Чит илләрдә татарча аралашу өчен тел мохите булмаганга күрә, Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, әлеге мәктәптә шөгыльләнеп, туган телебезне өйрәнә алалар.

Беренче елларда ук Казан федераль университетының “Ана теле” үзәгенә, укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп язылган , төрле илләрдә яшәүче кешеләрдән бик күп хатлар ала идек. Менә шундый берничә кеше турында әйтеп үтәсем килә.

“Ана теле” мәктәбе аша татар телен өйрәнүгә ирешә алган дүрт кеше тарихы

– Телләрне өйрәнүчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә бар. Бер карасаң, аларга нигә татар теле кирәк соң? – дигән сорау да туарга мөмкин. Әмма алар арасында да төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге кешеләр бар. Берничә мисал китереп үтим. Алар турында безнең күп тапкырлар сөйләгәнебез бар, ләкин яңадан әйтеп үтү артык булмастыр.

Иң үзенчәлекле шәхесләрнең берсе – шушы мәктәп аша татар телен өйрәнгән Бернард әфәнде. Ул француз милләтеннән. Хәзерге көндә лаеклы ялда. Испаниянең Валенсия шәһәрендә яши. Бернард әфәнде гомере буе дипломат булган, Франциядә Тышкы эшләр министрлыгында хезмәт куйган, һөнәре белән бәйле аңа төрле илләрдә эшләргә туры килгән. Дипломат булгач, уннан артык тел белә. Кайсы илдә яшәгән, шунда яңа тел өйрәнгән. Ул төрек теле белгече. Пенсиягә чыккач, ул башка төрки телләр белән дә кызыксынып, безнең онлайн мәктәпкә тап булган һәм татар телен өйрәнә башлаган. Җанлы аралашу дәресләренә кереп, безнең укытучылар белән сөйләшкәч, без аның турында күп нәрсә белдек. “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарында зур мәкаләләр чыкты. Журналистларга рәхмәт, чөнки алар алар үзләренең язмалары белән татар телен таныту һәм таратуга үз өлешләрен кертәләр.

Фото: Бернард Монотның шәхси архивыннан

Икенче тагын бер шундый татар телен өйрәнүчебез – Олег Мелентьев. Ул Мәскәүдә яши, рус кешесе. Һөнәре буенча тәрҗемәче, биш тел белә. Әтисе ягыннан тамырлары татарларга барып тоташа. Шундый мәктәп булуы турында белгәч, аңарда да татар телен өйрәнү теләге туган. Татар телен өйрәнеп, билгеле бер дәрәҗәдә аралаша алуы турында язды ул безгә. Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтләрен белдерде.

Фото: Олег Мелентьевның шәхси архивыннан

Тагын бер кызыклы шәхес турында әйтеп үтәсем килә. Ул – Ник Заруев. Үзе Канаданың Ванкувер шәһәрендә яши. Рус милләтеннән, чыгышы буенча Иркутскидан. Кайчандыр Иркутск шәһәреннән Канадага күчеп киткән, инде озак еллар буе шунда яши һәм аның да Олегныкы кебек әнисе ягыннан әбисе татар булган. Ул бөтенләй тормышта тел белән шөгыльләнүче филолог яки лингвист түгел, эшмәкәр. Кан тартамы дигәндәй, шушы мәктәп турында белгәч, ул да ике ел дәверендә татар телен өйрәнде һәм бүгенге көндә дә укуын дәвам итә. Аның хыялы – оныкларына Габдулла Тукайның шигырьләрен татарча укып, аларны татарчага өйрәтү.

Менә шундый кызыклы шәхесләр , “Ана теле” онлайн мәктәбендә шөгыльләнеп, татар телен өйрәнәләр. Тагын бер мисал китереп үтим. Казахстанда яшәүче Илдар Мостафин, әти-әнисе татар булса да, үзе рус мохитендә үскән – рус мәктәбендә укыган, рус телендә югары белем алган. Аралашу өчен мохит булса да, үзенең туган телен тагын да камилрәк беләсе . Шуңа күрә ул, онлайн мәктәптә теркәлеп, туган телен өйрәнүне дәвам итә. Шундый кешеләр шактый күп, алар Санкт-Петербург, Иваново, Самара, Саратов, Волгоград, Пенза , Тверь һәм башка төрле шәһәрләрдә яши һәм без алардан рәхмәт сүзләре ишетәбез.

Саннар турындагы сорауларны яратып бетермим. Чөнки күпмедер кешене өйрәтү бурыч булып куелырга мөмкин, ләкин шушы мәктәп ел дәверендә йөз яки мең кешегәме татар теле, татар дөньясы белән танышырга мөмкинлек биргән, димәк, без максатыбызга ирешкәнбез дип саныйм. Үз теләге белән теркәлеп үзе татар телен өйрәнгән кешедән дә бәхетле кеше юктыр дип саныйм.

“Махсус статистика алып бармыйбыз: теркәләләр, өйрәнәләр, шөгыльләнәләр, дистанцион рәвештә үзләренең максатларына ирешәләр”

– Статистикага кагылып үтсәк, урынлы булыр. 2013 елдан бирле онлайн мәктәптә күпме кеше укып чыккан?

– 2013 елдан башлап ел саен ун мең кеше теркәлә иде. Әмма, әйтик, монда бит һәр кеше үзенә билгеле бер максат куя һәм шул максаттан чыгып, татар телен өйрәнә. Кемдер, мәсәлән, исәнләшергә, саубуллашырга, рәхмәт әйтергә һ.б. бик җиңел ситуацияләрдә аралашырга өйрәнсә дә, ул: “Миңа ипилек-тозлык җитте, ярый, мин шул дәрәҗәдә туктыйм”, – ди. Һәр теркәлүче үзе билгеле бер дәрәҗәгә җитүгә омтыла һәм аны үткәч, сертификатын үзе бастырып ала һәм туктый. Мәсәлән, беренче дәрәҗәне үткәннән соң, кеше: “Мин өйрәндем, сертификатым бар, кайда гына сорасалар да, мин татар телен өйрәндем дип горурланып әйтә алам”, – ди дә, алга таба бармый.

Кайберәүләр өч-дүрт дәрәҗәне үтә. Ә менә инде Бернард әфәнде, Ник яисә Илдар кебек күп укучыларыбыз бер башлагач, ахырга кадәр барып җитик, дип уйлыйлар һәм тугызынчы дәрәҗәне дә үтәләр. Димәк, беренче дәрәҗәдә өйрәнүчеләрнең саны һәрвакыт күбрәк була.

Мәктәпнең эчтәлегенә килгәндә, анда барлыгы тугыз дәрәҗә. Беренчесе – башлап өйрәнүчеләр булса, тугызынчыда тел өйрәнүчеләр Татарстан Республикасының казанышлары, татар халкының күренекле шәхесләре, аның тарихы, сәнгате, мәдәнияте турында күпкырлы мәгълүмат ала. Телевизион тапшырулардан өзекләр, яңалыкларны тыңлап аңларга, төрле биремнәрне эшләргә күнегәләр.

“Онлайн мәктәптә укыган күп укучыларыбыз Казанга сәяхәт кылды”

– “Ана теле” онлайн мәктәбе киләчәктә дә хезмәт итәчәкме?

– Әлеге онлайн мәктәп ТР Мәгариф министрлыгы, EF English First компаниясе һәм Казан федераль университеты хезмәттәшлеге нигезендә гамәлгә куелган проект. Шуңа күрә аның алдагы эшчәнлеге шушы оешмалар белән бәйле. Минем уйлавымча, әгәр дә шундый дистанцион мәктәп булдырылган икән, конкрет кешеләргә хезмәт итә икән, аларга татар телен өйрәнергә, гомумән, татар дөньясы турында белергә мөмкинлек бирә икән, минемчә, аңа һәрвакыт ихтыяҗ булачак.

Бу мәктәптә шөгыльләнүчеләр татар телен өйрәнә, татарча аралашырга күнегә, Татарстан, аның башкаласы турында мәгълүмат ала һәм аларда шәһәребезгә карата зур кызыксыну уяна. Мәктәп аша аерым укучыларыбыз Казанга гашыйк булалар һәм сәяхәт кылалар, дәресләрдә алган тәэсирләреннән чыгып, аларның чыннан да Казанны күрәселәре килә. Казанга килгәч, Казан федераль университетында безнең үзәккә килеп, компьютер аша аралашкан укытучылары белән күрешеп, аларга рәхмәтләрен белдерәләр, җылы сүзләрен әйтеп китәләр. Димәк, онлайн мәктәп Татарстанны танытырга, аның турында мәгълүмат таратырга, кешеләр арасында дуслык җепләрен киңәйтергә дә булыша.

Шуңа күрә “Ана теле” онлайн мәктәбе алга таба да төрле илләрдә сибелеп яшәүче татарларга да, башка милләт вәкилләренә дә хезмәт итәр дигән өметтә калам.

Зилә МӨБӘРӘКШИНА КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: https://intertat.tatar/tatar_world/ana-tele-onlayn-m-kt-be-akademik-it-kchese-kadriya-f-tkhullova-ze-tel-p-tatar-telen-yr-ng-n-keshed-n/