Быел Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры иҗат коллективы (директор һәм баш режиссер Рөстәм Галиев, баш рәссам Булат Насыйхов, артист Гүзәл Шәмәрдәнова) да бар, бу мактаулы бүләккә алар Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» повесте буенча куелган спектакль өчен дәгъва итә. Казандагы гастрольләр кысаларында, 15 март көнне «Анам кыры» спектакле Г.Камал театрының кече сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим ителде. Алдан ук искәртеп үтәргә кирәк: бу әсәрне халык көтеп алды, һәр теләгән кешегә билет алу бәхете дә насыйп булмады.
«Анам кыры» спектакле тамаша буе халыкны киеренкелектә тотты, бер сулышта каралды. Аның уңышында, һичшиксез, төп рольне башкарган Гүзәл Шәмәрдәнованың өлеше бик зур иде. Әсәр тулысы белән диярлек Гүзәл ханым тудырган Тулганай монологыннан гыйбарәт. Җир-анага сөйләгән хатирәләрендә аның үткәне, борчу-гамьнәре, тормышка ашмаган өметләре генә түгел, ә бәлки халык язмышы да чагыла. Тулганайның бәхетле яшьлеге, балалары өчен куануы, Касыймны башлы-күзле итү шатлыгы – болар барысы да сугыш һәм ул алып килгән фаҗига аркасында юкка чыга. Каһәр суккан сугыш Тулганайның гаиләсен җимерә, ирен, өч улын тартып ала, хәзер инде аның бердәнбер юанычы булып килененең никахсыз туган улы Җанбулат кына кала. Гүзәл Шәймәрдәнованың уены шул дәрәҗәдә ышандырырлык ки: спектакль дәвамында тамашачы героиняның күңел газапларын йөрәге аша кичереп утыра, яшьләрне тыеп калу бик авыр… «Сугышларсыз яши аламыни адәм баласы?!», «Баласы өчен үзәге өзелгән соңгы ана булсам иде», – дип, җан ачысы белән әйткән сүзләр күңелләрне тетрәндерә, яшәү кыйммәте турында уйландыра.
Бер актерның уенына корылган спектакль иҗат итү, һичшиксез, бик катлаулы процесс булып тора. Мондый әсәр тамашачыны ялыктырмаска, киеренкелектә тотарга тиеш. «Анам кыры» спектакле бу яктан искиткеч камил эшләнгән. Биредә Тулганай кичерешләре шулкадәр тирән мәгънәле,
эчтәлекле итеп уйланган хореографик номерлар белән үрелеп бара, бу номерларда яшәеш фәлсәфәсе, кеше гомере турында уйланулар чагылыш таба, һәр хореографик өзек бер кечкенә спектакль буларак кабул ителә. Гомумән, спектакль сүз һәм пластиканың катлаулы берлегеннән гыйбарәт. Боларга кешенең күңел түрләрен айкардай музыка кушыла, яшәеш катлаулылыгына ишарә иткән декорацияләр өстәлә. Монда сәхнәдәге, костюмнардагы һәр деталь, һәр элемент, һәр ым, һәр ишарә уйланган, бер генә дә артык нәрсә юк. Кыргыз авторының әсәре булса да, спектакль милли кысалардан читкә чыккан: түбән камалылар куелышында без, әлбәттә, татар халкы язмышын да күрәбез, гомумән, бөтен кешелек дөньясы турында уйланабыз.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: Түбән Кама драма театры куелышында «Анам кыры» әсәре Тукай премиясенә лаеклы мәгънәле, затлы спектакль булып чыккан.
Ләлә Закирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.