Анатолий Карпов: «Казан университетында булу — зур дәрәҗә»

Танылган шахматчы Казан университетында булды.

Казан федераль университетында совет һәм Россия шахматчысы һәм сәясәтчесе, шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы, халыкара гроссмейстер, атказанган спорт мастеры Анатолий Карпов булды.

Танылган шахматчы Н.И. Лобачевский музеенда, шулай ук КФУның Тарих музеенда булды. Аны Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эше буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Казан университетының беренче проректоры Рияз Минзарипов озатып йөрде.

Кунак өчен экскурсияне музей директоры Светлана Фролова үткәрде. Казан университетын тәмамлаган һәм неевклид геометриясенә нигез салучы күренекле ректор Николай Лобачевский эшчәнлегенә багышланган даими экспозициядән тыш, Анатолий Евгеньевич «Беренче рус астрономы» күргәзмәсен дә карады.

Шунда ук, КФУның шәрәфле кунаклары китабында Карпов үз язмасын калдырды:

«XIX гасыр һәм бөтен кешелек тарихындагы бөек математик, ватандашыбыз турындагы истәлек шулай сак һәм хөрмәтләп саклана. Моның өчен бик зур рәхмәт».

Тарих музеенда шахматчыга танылган студентлар һәм Казан университетын тәмамлаучылар турында сөйләделәр.

«Университет белән җентекләбрәк танышу өчен мөмкин кадәр күбрәк вакыт булсын иде. Казан университеты — илебезнең иң танылган югары уку йортларының берсе. Биредә аның эшчәнлегенә катнашы булган бик күп танылган кешеләр укыган. Казан университетында булу — зур мәртәбә”, — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты КФУ кунагы.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, автор фотосы