Андрей Максимов: «Яраткан эш белән шөгыльләнегез»

19 май көнне КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе укытучылары һәм студентлары танылган россия журналисты, язучы, драматург, телевидение алып баручысы, «Останкино» Мәскәү телевидение һәм радиотапшырулар институтының журналистика факультеты остаханәсе җитәкчесе Андрей Маркович Максимов белән очрашты. Мастер-класс барышында Андрей Максимов тарафыннан әйтелгән кайбер фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Оялчан кызлар турында

Матур елмаеп,сорау бирергә оялып утыручы кызларның журналистикада киләчәге юк. Шуңа күрә мин андыйларга бу өлкәдән тизрәк китәргә кушам. Үзем дә студентларым арасыннан шундый 7 кызны кудым. Соңрак алар миңа рәхмәт әйттеләр.

Сәяси дөнья

Кешеләр журналист уйлап тапкан дөньяда яши. Журналистның үзенә башка бер мөһиткә карганда, сәяси мөһитне булдыру күпкә җиңелрәк бирелә.

«Син мине яратасыңмы?»

Кызның егеттән «Син мине яратасыңмы?», – дип соравы да, кибеткә кергән сатып алучының «Сметана яңамы?», – дип кызыксынуы да интервью алу. Мин моны журналист әңгәмәдәшеннән алган интервьюдан аерып карамыйм. Бары тик кызның егеттән бу хакта матур урманда соравы, ә журналист һәм әңгәмәдәшнең сөйләшүе студиядә барырга мөмкин. Аерма шунда гына.

44 сорау

Интерью алдыннан план төзергә, төп темаларны билгеләргә кирәк, әлбәттә. Әмма бу план буенча барырга дигән сүз түгел бит.
Бервакыт шундый очрак булды. Миннән интервью алырга дип килгән журналист алдан 44 сорау әзерләгән, шуларны укый да, укый… Ә миндә «Ул мине бөтенләй ишетми бугай» дигән фикер туды. Чираттагы соравыннан соң, «Ә сез беләсезме, минем бит асылынасым килә. Мин инде хәтта бау, элмәк һәм сабын да алдым», – дидем. Ул «Аңлашылды, алга таба», – дип алдагы сорауны укый башлады…

Ышаныч яки борщ турында

Бервакыт минем пьеса буенча спектакль куелырга тиеш иде. Мин аның яхшы килеп чыгачагына ышандым. Режиссер аптырап, «Ничек шундый ышаныч булл ала?»,-  дип сорады. Беребездә бит таксига кереп утыргач, «Ә сез мине яхшы алып барачагыгызга ышанасызмы?»,- дип сорамыйбыз бит. Яки повардан «Сез борщ пешерә алачаксызмы?»,- дип…

Яратканга күрә…

Кеше яраткан эше белән шөгыльләнергә тиеш. Эшеңне яратмаган килеш башкарып булмый.Үзеңә ошамаган өлкәдә эшләсәң, берни килеп чыкмаячак. Карт ата-анасын караучы кеше моны аларны яратканга башкара. Минем бабам да Сугышка илен яратканга киткән, бурычын үтәргә түгел…

Чәй өстәле артында…

Бервакыт журналист хатын-кыз миннән интервью алып бетерде дә, диктофонын читкә куйды һәм ире белән булган мөнәсәбәтләрендәге проблемалар хакында сөйли башлады. Мин аңа «Сез бу турыда аның үзе белән сөйләшә аласызмы?» – дигәч, «Юк», – ди. Алар Украинада барган вакыйгалар турында чәй өстәле артында тыныч кына сөйләшәләр, ә үзләре хакында сөйләшә алмыйлар. Минемчә, монда уйланырга җирлек бар.

Кызгану хисе хакында

Әңгәмәдәшең күңелеңә ошамаса, аның белән аралашу берничек тә килеп чыкмый. Әгәр аның борынында миңе бар икән, шул миңгә карап утырасың инде… Шуңа күрә әңгәмәдәшеңә кызгану хисе булса да туарга тиеш. Бик зәвыксыз киенеп килгән журналистны кызганып булса да, аңа интервью биргәнем булды. Кыйбатлы кием алырга акчасы күп, әмма зәвыгы юк. Мәсәлән, мин кичә агуландым, сез дә мине кызгана аласыз…

Саубул, газета

Басма матбугатның киләчәге юк. Ул инде шушы берничә ел эчендә бөтенләй юкка чыгачак дип уйлыйм. Татарстанда хәл ничектер, әмма Мәскәүдә инде шактый еллар беркемдә газетада басылып чыккан мәкалә буенча фикер алышмый. Әгәр кызыксыну юк икән, димәк аның киләчәгенә дә өмет юк дигән сүз. Мин дә диванда утырып, «Комерсант» укып утырмыйм инде.

Төшерелми калган тапшыру

Һөнәри культура дигән төшенчәне кулланмыйм. Кешедә культура йә бар, йә юк ул. Бервакыт миңа тапшыру алып барырга куштылар, әзер сценарий бирделәр. Укып карагач, бер ир-аттан «Сез үзегезнең үги кызыгыз белән йокладыгызмы?» дип сорарга тиешлегем ачыкланды. Бу тапшыруда мин катнашмадым. Культура дәрәҗәмә бу туры килми. Саубуллаштым һәм чыгып киттем.

Илүсә Зәйнетдинова, 4 курс студенты