“Җанлы уку”га ни җитә ?

Яз…Табигать яшәргән, шау чәчәккә күмелгән чор. Быелгы кыш җылы булу сәбәпле, яз бик иртә килде, ләкин җылы, ямьле кояшлы яз көннәре белән бергә Covid-19 вирусы таралды.

Вирус кыска гына вакыт аралыгында дөньяны тулысы белән үз колачы астына алды. Бик күп оешмаларны, кибетләрне, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрен япты, балалар бакчасы, мәктәп, урта һәм югары уку йортларының ишекләрен какты. Безнең федераль университетны да читләтеп узмады ул. Инде 19 нчы марттан КФУ дистанцион укуга күчте. Язгы сессия компьютер экраннары артында үтте.  Әлбәттә, студентлар өчен бу шактый көтелмәгән яңалык булды. Гадәти булмаган уку форматына башта күнергә кыен булса да, студентлар электрон уку тәртипләрен тиз отып алды.

Бигрәк тә бу үзгәрешләләр, читтән торып уку бүлеге студентларына нык тәэссир итте. Көндезге бүлек студентлары дәресләргә һәр көнне йөрсә, читтән торып укучы студентлар исә университет ишекләрен кышкы һәм җәйге сессия чорында гына ачалар. Шул вакыт эчендә укытучыларны, группадашларыбызны да сагынып өлгерәбез. Менә-менә күрешербез дип көткән вакытта пандемия башлануы моңсу күренеш булды.

Дистанцион уку форматы турында бик күп төрле фикерләр ишетергә туры килә. Мәктәп балалары өчен мондый уку форматы баштагы вакытта шактый авыр булды. Күп кенә ата-аналар канәгатьсезлек белдерде. Мәктәп балаларына белем бирүче укытучыларга да күпмедер кыенлыклар тугандыр, шулай да бу этапны уңышлы уздылар дип уйлыйм.

«Гадәти укытуга караганда дистанцион укытуның минуслары күбрәк дип саныйм. Беренче чиратта, бу әти-әниләр өчен дә, балаларга да бик зур йөк булды. Шәхсән миңа, дәресләрне гадәти форматта алып бару ошый. Онлайн дәресләргә бөтен балалар да кереп җитә алмый. Күбесенең интернетка тоташу мөмкинлекләре юк, яисә башка техник кыенлыклар килеп туа. Балалар биремнәрне җибәрдек дип уйлыйлар, ә укытучылар киресенчә, биремнәр эшләп җибәрелмәгән дип начар билге куярга да  мөмкиннәр. Балаларны күзәтеп бетерү дә кыен. Дәрестән артта калып, аңламыйча калып, яисә шуклык нәтиҗәсендә сыйныф һәм өй эшләрен күчереп бирү куркынычы да бар. Укучыларга, бигрәк тә башлангыч сыйныф укучыларына әти-әни ярдәме бик кирәк, укуны үзләре генә башкарып чыга амыйлар. Әти-әниләрнең күбесе эштә булуы, яисә уку программаларын, методикаларын белмәү кыенлыклар китереп чыгара. Компьютер алдында иртәдән кичкә кадәр утыру сәламәтлек өчен дә зыянлы бит әле ул» — ди Казан шәһәренең 24 нче мәктәбе инглиз теле укытучысы Сылу Хаҗиева (КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган).

Ә менә студентлар арасында төрле фикерләр бар. Кемнәргәдер бу формат кулай булса, икенчеләре исә дистанцион укуга тискәре карашта.

«Гомумән, мин дистанцион укуга уңай карыйм. Читтән торып уку бүлеге студенты буларак бу формат миңа бик ошады. Башка шәһәрдән бер айга килеп йөрисе юк. Өеңдә гаджетынны ачтың да, лекцияләрне тыңладың», — ди Гөлсинә Шиһапова (КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты).

Дөрес, һәр нәрсәнең уңай ягын таба белү әйбәт булса да, тискәре йогынты ясаучы факторлар барын да онытмыйк.

«Мин дистанцион укуга тискәре карыйм, ник дигәндә, беренчедән, уку атмосферасы юк дәрәҗәсендә. Университет аудиторияләренең мохите бөтенләй башка, ә өйдә ул — юк. Читкә тайпылу, игътибарны башкага юнәлдерүгә бик җиңел биреләсең. Экраннар аша 100% мәгълүмат алып бетерүе дә бик кыен. Икенчедән, җанлы аралашуларны, әңгәмәләрне бернәрсә дә алыштыра алмый. Сәламәтлеккә дә зыянлы. Паралар күп булу сәбәпле, көне буе экранга текәлеп утыру, телефон, компьютер янәшәсендә булу, кеше организмына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Өченчедән, кайбер предметларны җанлы рәвештә тыңларга кирәк. Экран аша гына аңлашылып бетмәгән моментлар була. Бу уку форматының, билгеле, уңай яклары да бар. Беренче карашка ул бик гади, ләкин безнең тормыш шулай гадилеккә генә корылса, гомуми үсеш туктаячак. Тормыш җиңеллеккә генә корылырга тиеш түгел», — дип фикерли Диләрә Фәттәхова (КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты).

«Дистанцион укуга нейтраль карыйм. Үзем өчен уңай якларын да, тискәре якларын да тоям. Мин шәһәрнең икенче башында торам, иртән торып дәресләргә вакытында килеп җитүе күпмедер дәрәҗәдә авырлык тудыра иде. Ә дистанцион укуга күчкәч бу хәл уңай чишелеш тапты. Ләкин, тискәре яклары да бар шул. Компьютер аша мәгълүматны үзләштерү кыен. Укытучылар белән визуаль бәйләнеш, группадашлар белән тере аралашу җитми. Онлайн аралашу җанлы аралашуны берничек тә алыштыра алмый», — дип саный Нурия Нургалиева (КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты).

КФУ быелгы уку елын дистанцион рәвештә тәмамларга мәҗбүр. Чыгарылыш курс укучылары инде моңсуланырга да өлгерделәр. Дәүләт имтиханнарын, квалификация эшен дистанцион рәвештә тапшыруны хәзергә күз алдына китереп бетереп булмый. Сессия, практика, дәүләт имтиханнарына әзерлек, диплом алды ыгы-зыгысы болар барысы да өйдә — компьютер алдында узармы?! Яраткан университет аудиторияләрендә студент буларак утыру мөмкинлеге бүтән тәтемәсме? Башта бик күп сорау. Ничек кенә булуына карамастан һәр минутның кадерен белик. Мондый сынаулар юкка гына бирелми, әлбәттә. Ә бәлки бу киләчәк кисәтүедер? Без һәрнәрсәгә дә әзер булырга тиеш. Кешелек бездән шуны таләп итә.

Алинә Гарипова . КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%83%D1%87%D0%B5%D0%B1%D0%B0%20%D0%B4%D0%B8%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD%D1%86%D0%B8%D0%BE%D0%BD%D0%BD%D0%BE&from=tabbar&pos=7&img_url=https%3A%2F%2Fst.depositphotos.com%2F3662505%2F5115%2Fi%2F950%2Fdepositphotos_51150525-stock-photo-library.jpg&rpt=simage