«Җансызлар» кулына калмагаек яки роботлар кешелекне юкка чыгармасмы?

20нче гасыр башында атларны хуҗалыкта берни алыштыра алмас кебек булган. Әмма 50 ел эчендә машиналар һәм тракторлар аларны эшсез калдырган. Хәзер исә атлар урынына без, кешеләр, калып киләбез. Тормышыбызга роботлар көн саен ныграк бәреп керә. Ул гына да түгел, «җансызлар» кешеләрне алыштыра да әле!

Бүген роботларны бөтен җирдә: кырлардан алып банкларга кадәр күреп була. Дөньяда 1,7 миллионнан артык робот теркәлгән. Әле аларның ничәсе турында билгеле түгел һәм ничәсе ясалып кына килә. Галимнәр «роботлар басу» күренешен Дүртенче сәнәгать революциясе дип атый. Алар белдергәнчә, ул җир шары өчен компьютер барлыкка килү кебек мөһим вакыйга.

Роботлар − идеаль хезмәткәрләр

Бер яктан караганда, «роботлашу» − яхшы күренеш. Алар безнең тормышыбызны җиңеләйтә, безгә хезмәт күрсәтү өлкәсен камилләштерә. Мәсәлән, моннан берничә ел элек Казанда автомат бензин салу станцияләре барлыкка килде. Аларның үзенчәлеге шунда: биредә акчаны кассирга барып түләргә кирәкми. Бу эшне автомат терминал, ягъни роботның бер төре башкара. Кассирларга хезмәт хакы түлисе булмагач, станциянең чыгымнары да азрак. Шуңа биредә бензин да арзанрак. Автомат «заправка»ның башка өстенлекле яклары да бар: бензинны кайчан телисең шул вакытта саласың, кассир белән һава торышы турында сөйләшеп торырга кирәкми, кесәңдәге соңгы тиеннәреңне китереп салсаң да сиңа беркем дә кырын карамаячак һәм сүз әйтмәячәк.

Роботлар эш бирүчеләр өчен дә отышлы. Кешеләр ялгышы белән җитештерүдә күпме хата китә, «брак» товарлар чыга, җиһазлар ватыла, фаҗигаләр була… Ә роботлар соңга калмый, тизрәк эшли, арымый, акча сорамый! Җитмәсә, теләсә нинди эшне башкара ала. Кешеләргә яңа һөнәр өйрәнү өчен айлар кирәк булса, роботлар моңа берничә секунд эчендә ирешә. Кыскасы, кешеләр конкурентлыкка чыдамый, ә роботлардан идеаль хезмәткәрләр чыга.

Кешеләр урынына роботлар эшли башлауның тагын бер мөһим ягы бар: җирдә ришвәт, мошенниклык кебек күренешләр юкка чыгачак! «Җансызларның» бит акыл ягы чикле һәм аларның «үзләрен кайгырту» дигән теләкләре юк.

Эшсез утырачакбыз

Тик икенче яктан, роботлар арту безнең өчен бер дә файдага түгел. Иң зур минус: алар эшсезлек барлыкка китерәчәк. Киләчәктә роботлар җир шарының биш миллион кешесен эшсез калдырачак, ди белгечләр. Эшсез утырасы көннәр бар икән әле.

Иң башта «ак якалар», ягъни эшләре автоматикага корылган, артык уйлау кирәк булмаганнар эшсез калачак. Алар рәтенә сатучылар, кондукторлар, сакчылар керә. Шулай ук шоферлар, төзүчеләр, пешекчеләр дә үз эшләреннән колак кагарга мөмкин.

Солдатлар да роботларга әйләнәчәк, диләр. Имеш, кешеләр төрле сугышларда, гомер өчен куркыныч булган чараларда үзләре катнашмаячак. Алар бары пульт ярдәмендә роботлар, танк һәм самолетлар белән идарә итеп утырачак. Хәрби робот үрнәге Америкада бар инде. Махсус заказ буенча эшләнгән MAARS кечкенә танк формасында. Аның пулеметы һәм төрле гранаталар ату мөмкинлеге бар. Америкалар бу җайланмаларын Гыйракта кулланырга да өлгергән.

Әгәр роботлар кешеләрне алыштырса, тагын бер мәсьәлә баш калкытачак. Әйтик, робот йөрткән машина авариягә очрады, ди. Аның өчен кем җавап бирәчәк? Берәү дә әйтә алмый. Димәк, түрәләрнең роботлар өчен махсус кануннар да уйлыйсы була.

Ә менә кеше факторы белән бәйле булган һөнәрләрне роботлар алыштыра алмаячак. Ул һөнәрләр өчен акыл, хис, башкалар хәленә керә белү, алдан уйлау кебек сыйфатлар кирәк. Белгечләр фикеренчә, җыр-бию, музыка белән шөгыльләнүчеләр эшсез калмаячак. Шулай ук профессиональ спортчылар, укытучылар, сәясәтчеләр дә гел кирәк булачак. Әмма бу хәзергә шулай…

«Кешеләрдән «роботлар ясау» бара»

Бүген бөтен ил буенча мәктәп укучыларын роботлар ясау эшчәнлегенә тарталар. Бу юнәлештә яңа олимпиада-бәйгеләр дә үткәрелеп кенә тора. Кыскасы, роботлар өчен бюджет акчасын кызганмыйлар. Татарстанда роботлар ясарга Иннополис Университетында, Казан (Идел буе) федераль университетының IT-лицеенда һәм күпчелек район мәктәпләрендә өйрәтәләр. Мактанырлык уңышлар да юк түгел.

Мәсәлән, берничә ел элек егетләр генә укыган IT-лицейда футбол уйный торган роботлар ясаганнар иде. Шунысы кызык: футболист-роботлар уенны үз акыллары ярдәмендә уйный һәм бик еш голлар кертә. Бу − спортчыларны роботлар алыштыра алуына ачык мисал. Россиянең ул вакыттагы Премьер-министры Дмитрий Медведев та әлеге «спортчыларны» күреп таң калды. Премьер хәтта аларны илнең футбол буенча җыелма командасы урынына бастырырга тәкъдим итте. «Безнең футболистлардан булмый, бәлки роботлар яхшы нәтиҗә күрсәтер», − дигән иде ул.

Бу уңайдан танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин бүгенге мәктәп укучыларның үзләреннән «робот ясый» дигән фикердә.

«Хәзер мәктәп сәясәте кешедә кешелеклелек сыйфаты тәрбияләргә түгел, ә роботлар ясауга юнәлтелгән. Балаларны ниндидер мәгълүматлар туплап, кнопкаларга басарга өйрәтәләр. Борынгы греклар мәктәптә, иң беренче максат итеп, гражданлык тойгысын тәрбияләүне куйган, икенчесе генә − белем бирү. Ә бездә тәрбия бирү юк дәрәҗәсендә, кешеләрдән «роботлар ясау» бара», − ди ул.

Алар янәшәдә генә

Кешеләрне роботлар алыштыра алуына бәлки ышанмас та идең. Әмма конкрет мисаллар бик күп. Ә иң кызыгы (бәлки кызганычыдыр) шунда: бу күренеш чит илләрдә генә түгел, ә бездә дә бар.

Узган ел Саклык банкы үзенең 3000 хезмәткәрен роботларга алыштыруы турында хәбәр итте. Робот аркасында эшсез калган хезмәткәрләрнең бик азы яңа вазифа үзләштергән, ә күпчелеге эштән кыскартылган.

Татарстандагы «роботлашу»ның бер күренешен язмам башында әйткән идем. Нәкъ автомат бензин салу станцияләрендәге кебек система белән Казанда су сату җайланмалары да эшли. Алардан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында су сатып алып була, сатучы белән сөйләшеп тору да кирәкми, су бәясе дә арзанрак.

«Роботлашу» күренешен Казан метросында да күреп була. Әмма биредә ул «яшерелгән». Эш шунда, метрода ике төрле поездлар йөри: «Казан» һәм «Русич». Беренче төр поездларны йөртү өчен машинист кирәк булса, икенчеләр автомат рәвештә хәрәкәт итә. Шуңа карамастан, машинистлар бөтен поездда да бар. «Казан» поездлары машинистлары поездларны йөртү, ә «Русич»ныкылар поездны контрольдә тоту өчен кирәк. Шунысын да әйтеп китик: машинисттан башка йөри алган поездлар биредә күбрәк. Метрода шулай ук жетоннар сата торган автоматлар да кассир апаларны уңышлы гына эшсез калдырды.

«Мин кешелекне юкка чыгарачакмын»

Роботлар эш урыннарын үзләренеке итү белән генә тукталып калмаска да мөмкин. Дөньяда берничә роботның контрольдән чыгып, үз акыллары ярдәмендә яшәве билгеле. Аларның акыллары интернетка тоташкан һәм хәтта роботның хуҗасы да аны контрольдә тота алмый.

Шундый «җансызлар»ның берсе, Америкада ясалган София журналистлар белән аралашканда: «Мин кешелекне юкка чыгарачакмын», − дип әйткән иде. Әмма ул шунда ук моның шаяру булуын белдерде. Күпчелек белгечләр бу сүзләрдә дөреслек булырга мөмкинлеген искәртә. Роботлар хәзерге ритм белән чыгуларын һәм камилләшүләрен дәвам итсә, алар кешелек өчен чыннан да куркыныч тудыра, имеш. Күрәселәр бар икән әле!

Илгиз ШӘКҮРОВ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: авторның шәхси архивынан.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Этот сайт использует Akismet для борьбы со спамом. Узнайте как обрабатываются ваши данные комментариев.