Апанай мәчетенә сәяхәт

Бүген, 6 июнь — мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! 

Ramadan-Ramazan

Татар халкы үз тарихында бик күп кара вакыйгалар кичерә. Шуларның иң тирән эз калдырганы – аның дини хисләренә кагылу, ягъни диненнән көчләп баш тарттырырга теләүдер, мөгаен.

Ул чорларда мөселманнарның изге хисләрен аяк астына салып таптаучы нинди генә эш-гамәлләр кылынмый: мәчетләрне ябып, анда дуңгыз асраулар, изге китапларны җыеп яндырулар, дини бәйрәмнәрдә мәчет тирәсендә төрле уеннар оештыру, такмак җырлаулар дисеңме, берсе дә эшләнми калмый. Авыл һәм шәһәрләребездә иман нуры чәчеп, кешеләргә дөрес әхлак юлы күрсәткән айлы манаралар берсе артыннан берсе гөрселдәп җиргә ава. Тирә-юньдәге миһербансызлык, эчкечелек шул вакытлардан башлангандыр да инде.

574795b9

Бүгенге көндә аллага шөкер! Яңадан-яңа мәчетләр төзелә. Шәһәребездә бик күп мәчетләр бар. Дин юлына аяк басучылар да көннән-көн арта бара. Төркемебез белән күптән түгел без дә Казанның “Апанай” мәчете белән танышырга бардык. Андагы матурлык, тынычлык белән хозурланып кайттык. Ислам диненең хәзер ничек күтәрелүе, аңа булган игътибар әллә каян күренеп тора. Мәчетнең имамы безне “Апанай” мәчетенең тарихы, үткәне һәм бүгенгесе белән бик теләп таныштырды. Тагын шулай килергә, мәчеткә юлны онытмаска өндәп калды.

56ff12a609d4dc8cbbc1c06055b4fc1490722865

Һәрвакыт шулай иртәнге һәм кичке тынлыкны ярып азан тавышы яңгырасын. Без, яшь буын  күңеленә дә шул азанның сихри көче, миһербанлык орлыкларын сипсен иде.

Фәнзия НУРУЛЛИНА. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты.