Апрельдә КФУның эзләнү отряды «Любань» экспедициясенә китәчәк

«Кар десанты» «Хәтер вахтасы — 2021» акциясенә кушылачак.

27 мартта Җиңү паркында «Хәтер вахтасы — 2021» республика акциясенең тантаналы ачылышы булды. Чара кысаларында экспедициягә «Кар десанты» эзләү отряды юл тотачак.

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан шәһәре администрациясе ярдәмендә Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы оештыра.

Республика акциясен тантаналы ачуда Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева катнашты. Алар эзләүчеләрнең эше җәмгыять өчен әһәмиятле булуын әйттеләр һәм аларга уңышлар теләделәр.

Бу язда Татарстанның 40 эзләү отряды составында 400дән артык кеше Ленинград, Волгоград, Мурманск, Ростов, Тверь, Новгород өлкәләренә һәм Кырым Республикасына — Бөек Ватан сугышы урыннарына — Кызыл Армия сугышчыларының һәлак булу һәм мәетләрен күмү урыннарын билгеләү өчен барачак.

Традициягә әйләнгән экспедициягә 22 апрельдә Казан федераль университетының «Кар десанты» эзләнү отряды да юл тотачак. Исегезгә төшерәбез, «Кар десанты» ел саен, язын һәм көзен «Любань» төбәкара эзләү экспедициясендә катнаша. Эш Любань һәм Краснобор-Смердынский һөҗүм операцияләре булган эзләр буенча алып барыла. Экспедиция 11 майга кадәр дәвам итәчәк.

«Бу экспедиция безнең өчен традицион. Хәзерге вакытта 15 кеше барырга планлаштыралар: Казан университеты студентлары һәм университетны тәмамлаучылар, битараф булмаган кешеләр, — дип сөйләде КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә отряд җитәкчесе, Казан университетын тәмамлаган Айрат Фатыйхов. — Кышкы чорда УАЗ отряд автомобилен юлсыз җирлектә йөрерлек итеп әзерләү эшләре алып барылды. Бу юлы кирәк-яракларны транспортировкалау һәм шәхси составны төп лагерьга китерү белән кыенлыклар килеп чыкмас, дип өметләнәбез. Быел Вермахтның архив документларын ала алдык, бер өлешен рус теленә тәрҗемә иттеләр. Шуның ярдәмендә тикшерү эшләре барган  районда хәрби хәрәкәтләрнең картинасы ачыграк була бара. Бу документлар ярдәмендә без совет солдатларының яңа, элек билгеле булмаган һәлак булган урыннарын ачыклый алабыз һәм, ниһаять, 78 елдан соң, аларны тиешле ихтирамнар белән күмәчәкбез».

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, һава торышына карамастан, «Любань» экспедициясендә гүзәл зат вәкилләре дә катнаша. Психология һәм мәгариф институты магистранты Анастасия Филиппова, эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнәнеп, үз гражданлык позициясен күрсәтәм, дип сөйләде.

«Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы буларак, мин даими рәвештә укучыларга Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгалары турында хәтерне ни дәрәҗәдә сакларга кирәклеге турында сөйлим. Сүзләрнең эштән аерылмавын теләр идем», — диде ул.

Анастасия бу экспедиция отряд өчен матди-техник базаны яхшырту, шулай ук яхшы теоретик әзерлек сәбәпле нәтиҗәле булачак, дип ышана.

«Моннан тыш безне  эзләнү буенча бөтен ил буйлап дусларыбыз белән күптән көтелгән очрашу көтә», — дип өстәде ул.

Белешмә өчен. «Хәтер вахтасы» бөтенроссия акциясе эзләнү экспедицияләрен, табылган сугышчыларны күмүне, табылган солдатларның шәхси әйберләрен туганнарына тапшыру тантанасын үз эченә ала. Эзләнүче-доброволецлар өчен «Хәтер вахтасы» фразасы Ватан өчен гомерләрен биреп һәлак булган, ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, хәбәрсез югалган дип саналган солдатлар, шулай ук 75 елдан соң да өйдә геройларын көткән солдат туганнары алдында хезмәт итү дигәнне аңлата.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, ТР яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте, фото:  «Кар десанты» Студентлар эзләнү отрядының «ВКонтакте»дагы төркеменнән