Аспирантларның стипендиясе артырга мөмкин…

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева аспирантларның стипендия күләмен арттыру мәсьәләсе каралуын җиткергән. Бу хакта министр Көнчыгыш икътисади форум кысаларында Ерак Көнчыгыш федераль университет студентлары белән очрашуда җиткерде, дип яза “Известия”.
“Минемчә, стипендия артырга тиеш. Бу хакта сөйләшүләр бара”, – дигән Ольга Васильева. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә талантлы яшьләргә булышлык күрсәтү төп максатларның берсе булып тора. “Әлегә югары уку йортлары талантлы яшьләрне үзләре дә кзыксындыра ала”, – дигән министр.
Белешмә өчен, техник юнәлеш буенча аспирантларның минималь стипендия күләме – 7 мең сум булса, башка юнәлешләрдә 3 мең сум.