Астрономия һәм француз теленнән олимпиадага укчыларны КФУ әзерләгән

19 мартта француз теле һәм астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы ачылды. Финалда Татарстан укучылары да катнаша. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадалар 20-23 март көннәрендә Самара өлкәсендә һәм Мәскәүдә уза. Мәскәүдә чит телләрдән, Самара өлкәсендә астрономиядән йомгаклау этабы була.

Татарстан командасында — 9 укучы. Алар республика данын яклаячаклар. Балаларны Бөтенроссия олимпиадасы финалына Казан федераль университеты укытучылары һәм мәктәп укытучылары әзерләгән.