«Асыл бала»да Казан кунаклары

Кыргызстан Республикасында күптән түгел татар мәгърифәте көннәре узды. Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы оештырды. Делегация составына Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе вәкилләре, гомуми белем бирү оешмалары директорлары керде. Алар арасында Каюм Насыйри институты үзәге директоры, профессор Әлфия Юсупова да бар иде.

– Әлфия Шәүкәтовна, мәгълүм булганча, Каюм Насыйри институтының үзәкләре чит илләрдә һәм Россиянең татарлар күпләп яши торган өлкәләрендә урнашкан. Чит илләрдәге үзәкләрнең берсе – Бишкәктә. Шул турыда берничә сүз әйтеп үтегез әле.

– Каюм Насыйри институтының үзәкләре БДБ дәүләтләрендә: Бишкәктә, Кыргызстанда һәм Россиянең, Сез әйткәнчә, татарлар күпләп яши торган өлкәләрендә урнашканнар. Кыргызстандагы үзәккә тукталып үтәр идем. Бу үзәк 2015 елда Бишкәк шәһәрендә Кыргыз-Россия славян университетында ачылды. Ул шушы җирлектә яшәгән милләттәшләребезгә һәм, гомумән, татар теле белән кызыксынучыларга татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен пропагандалау, өйрәтү, күрсәтү белән шөгыльләнә. Әлеге үзәктә милли җанлы фидакяр кешеләр эшли. Әйтик, үзәкнең әйдәп баручысы – Хәйдәрова Гөлсинә Үлмәскулова. Шулай ук үзәкнең методисты – Нурия Сәлимовна, ул татар теле дәресләрен дә алып бара һәм барлык үтә торган чараларның оештыручысы булып тора.

Шуны да әйтергә кирәк: үзәк техник яктан җиһазландырылган, анда бик бай китапханә бар, конференц-элемтә җайланмасы куелган, шуңа күрә бу үзәк Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелгән чараларны да һәрдаим карап бара. Алар үзләре дә яңалыкларын безнең сайт өчен җибәреп торалар, татар теле, мәдәнияте белән бәйле төрле чараларда, акцияләрдә теләп катнашалар. Алар арасыннан: “Мин татарча сөйләшәм”, “Татарча диктант”, туган тел көнен зурлап уздыралар, Габдулла Тукайга багышланган кичәне югары дәрәҗәдә Бишкәк татарларын чакырып үткәрәләр.

Шунысын әйтергә кирәк, быелдан башлап ул үзәк университеттан Бишкәктәге татарлар ачкан “Асыл бала” дип аталган өстәмә белем бирү үзәгенә күчте. Аларга бик матур бүлмә бирелгән, әйткәнемчә, югарыда санап үтелгән җиһазлар да куелган. Шимбә көнендә татар телен өйрәнергә теләүчеләр килеп, үзләренә дәрес, консультация алалар. Гомумән, татар дөньясы, тормышы, гореф-гадәтләре белән бәйле төрле чаралар үткәрәләр.

Үзәккә йөрүчеләр белән сөйләшеп, танышып, әңгәмәләр үткәрдек. Шунысы куанычлы: үзәктә күп балалар бар. Алар Татарстаннан ерак яшәсәләр дә, телебезне өйрәнергә тырышалар, гореф-гадәтләребезне белеп үсәргә телиләр. Бер яктан караганда, Бишкәктә татар телен саклау җиңел, чөнки кыргыз теле белән татар теле бик якын. Икенче яктан караганда, мондый очракларда телләрнең буталуы килеп чыга ала. Мәсәлән, төрки халыклар арасында яшәгән татар диаспораларына телләрен саклау икеләтә авыр, чөнки телләр бик якын, бер-берсе белән кушылып китәләр. Шуңа күрә дә бу очракта татар теленә кыргыз сүзләре дә кереп киткән, кыргыз теле берәмлекләре очрый. Шуңа карамастан, милләттәшләребез телебезне саф килеш сакларга тырыша.

– Бишкәккә баргач, Сез милләттәшләребез белән нәрсәләр турында сөйләштегез?

– Әйе, Бишкәктә алар белән очрашу булды, без Каюм Насыйри үзәгендә, аннан соң “Туган тел” җәмгыятендә дә күрештек. Бишкәк татарлары бу үзәкнең ачылуына бик шатланалар, чөнки даими рәвештә аларга татарча өйрәнер өчен мөмкинлек бар. Татар телен өйрәнергә, белергә һәм камилләштерергә теләгән һәр кеше монда килеп, туган телен бушлай өйрәнә ала. Икенче яктан, алар бу үзәк аша Татарстандагы яңалыклар белән танышып бара, чөнки турыдан-туры элемтә аша безнең укытучыларыбыз, галимнәребез әлеге үзәккә йөрүчеләргә төрле кызыклы лекцияләр укый. Мөгаллимнәребез яңа методларга нигезләнеп, татар телен дәресләренең үрнәкләрен күрсәтә. Алар өчен ул бик куанычлы.

Бу мәсьәләдә алар Каюм Насыйри институты үзәге эшчәнлеге белән канәгать калды. Сөйләшү барышында этномәдәни белем бирүне үстерү, халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде.

– Киләчәккә тәкъдим-теләкләре нинди?

– Әлбәттә, тагын да активрак эшләргә ниятлиләр, тагын да күбрәк мөмкинлекләр, очрашулар һәм турыдан-туры тапшырулар булсын иде диләр. Без дә бу яктан тырышабыз. Мәгълүм булганча, институтыбыз дәрәҗәсендә әзерләнгән концерт, язучылар белән очрашу, юбилей кичәләре һ.б. күрсәтеп, җиткереп барырга тырышабыз.

Бишкәктәге Каюм Насыйри үзәге Казан федераль университеты, Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә тора. Бу үзәктә татар телен өйрәнүчеләр ел саен министрлык һәм КФУ белән бергәлектә оештырылган Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Шулай ук, республикабызда оештырылган татар телен өйрәтә торган җәйге лагерьларга киләләр. Бу күрсәткеч андагы милләттәшләребезнең туган телебезне өйрәнү, саклау, алдагы буыннарга җиткерү өлкәсендә тырышып эшләүне күрсәтә.

Зилә Мөбәрәкшина. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты.