Ата-аналар БДИ тапшырып карады

Мәктәпне тәмамлауга һәм чыгарылыш имтиханнарына ике ай ярым вакыт калды. Укучыларда киеренкелекне бетерү өчен, бөтен ил буенча «ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» акциясе узды. Казанның 183-нче номерлы гимназиясендә теләгән кеше имтихан биреп карады. Мондый акция инде бишенче ел үткәрелә.

Илдар СӘЯХОВ, имтиханда әти буларак катнаша:

Без инде монда үзебезнең балаларыбызга ярдәмче булырга тырышабыз. Һәр гаиләдәге әти-әни моның белән кызыксына. Шуңа күрә бу имтиханнарның үткәрелү, оештыру тәртибе бигрәк тә кызыксындыра безне, чөнки бер яктан, инде предметка әзерлек өлеше белән мәктәптә укытучылар шөгыльләнәләр. Бала 11 ел буе мәктәптә укый. Ләкин нәкъ менә имтиханның үзе, аның үткәрелү тәртибе белән бала шул 11 нче класста гына катнаша.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ата-аналар белән бергә парта артына җәмәгатьчелекнең башка вәкилләре дә утырды. Алар арасында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да бар иде. Быел республикада рус телен 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак. Имтихан ике көндә — 3 һәм 4 июньдә бирелә. Бу катгый антиковид чараларын үтәү өчен кирәк.

Гүзәл ДӘҮЛӘТҖӘНОВА, имтиханда әни буларак катнаша:

Мин әни буларак килдем, чөнки улым 11 нче сыйныфны тәмамлый. Башта 10 минут чамасы дулкынлану хисе кичердем. Аннары үземне кулга алдым, ничектер язып чыктым. Менә үземне бүтән ракурста күрдем, укучы буларак. Әллә ничә еллар элек яшь вакытка кайткан кебек булды. Үзем имтихан биргән дулкынлануларны тоярга туры килде. Болай әйткәндә имтихан бик авыр түгел.

БДИда кайбер чикләүләр гамәлдә. Шуңа күрә акциядә катнашучыларның барысыннан да сумкаларын беренче катта аерым кабинетта калдыруларын сораганнар.

Лилия ГАБДУЛЛИНА , җиңел атлетика буенча Европа чемпионы:

Бүген ата-аналар арасында бик күп бәхәсләр йөри, чөнки күп кенә ата-аналар БДИ кирәк түгел дип зарлана. Мондый акция нәкъ менә ата-аналарга имтиханның куркынычы юк икәнен аңласын өчен үткәрелә.

Рус теле фәненнән тестта барлыгы 26 бирем һәм инша бирелгән. Ата-аналарга 2 тест күнегүләре һәм иншалар рәвешендә кыскартылган имтихан программасы тәкъдим ителде. Аларны үтәү өчен катнашучыларга 50 минут вакыт бирелде.

Зилә ВӘЛИЕВА, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе:

Бик нык дулкынланмаска кирәк. Бу дәрестә инде син үзең сөйлисең, укытучы лекциясен генә тыңлау түгел. Син үзеңне күрсәтәсең. Хәзерге заманада үзеңнең белемеңне тулаем күрсәтү, бер яктан ул бик заманча, икенче яктан бик кирәкле.

Әлеге чараның максаты-мәктәп укучыларына һәм ата-аналарга БДИ тапшыруга әзерлекнең ничек узуын һәм әлеге системаның ничек оештырылуын күрсәтү. Катнашучылар шулай ук Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, имтихан үткәрү өчен нинди шартлар тудырылганын күрә: температураны үлчәү, битлек кию, санитайзерлар, аудиторияләрне җилләтү һәм башка пунктлар.

Илсур ҺАДИУЛЛИН, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры:

Моннан 40 ел элек булган хисләр кичердем, чөнки мәктәпне тәмамлаганга инде 40 ел була торгандыр. Без билетлар аша тапшырган идек, аңа бит әзерләнеп барасың, белеп барасың. Анда 35-40 билет, һәр билетта 3 сорау. Ә монда, әлбәттә, тагын да катлаулырак чөнки сиңа бирелгән биремне беренче күрәсең. Күргәч уйларга да кирәк, вакыт та тар. Әлбәттә монда тиз арада эшли торган кыскартылган вариант булды.  Әгәр укысаң, балалар бит әле яшь, башлары да яхшы, хәтерләре дә әйбәт, күзләре дә яхшы күрә, аларга язарга артык авыр түгелдер дип уйлыйм.

Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы куелган баллар белән килешми икән, ул апелляциягә бирергә мөмкин. Аз гына аерма булганда, аларны бәяләгәндә мәсьәлә укучы файдасына хәл ителә. Экспертлар чыгарган баллар шактый аерылып торса, өченче тикшерү билгеләнә. Шул ук вакытта, апелляциядән соң, чыгарылыш сыйныф укучысы балларны арттырып кына калмыйча, киресенчә, аларны югалтырга да мөмкин. Шуңа күрә протест биргәнче яхшылап уйларга киңәш ителә.

Марсилә ИСКӘНДӘРОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.