“Аулак өй”ләргә альтернатива?

Узган елның көзендә булган тел вакыйгасы, татар теленә каршы ачылган көрәш катлаулы вазгыять тудырды. Бер яктан, ул җәмгыятьтә төшенкелек уятты, күңелсез хисләргә сәбәп булды. Әмма, икенче яктан, күпләребез күңелендә моңарчы йокымсырап яткан милли хисләрне уятты. Барыбыз да татар сөйләменә сусаган, милли асылыбызны тансыклаган икән! Һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, татар телендә эшләүче төрле җәмгыятьләр бер-бер артлы калкып чыкты: аларның күбесе Телеграм каналында актив аралаша башлады, “ВКонтакте” челтәрендә дә татар телендә эшләүче төркемнәр көннән-көн арта барды.

Шулар арасында рәсми булмаган җанлы аралашу рәвешендә оештырылган проектлар безнең игътибарны җәлеп итте. Мәсәлән, “ҖМГТ” проекты. Аның максаты – яшьләрне идея форматындагы проектларын булдыра алырдый урын белән тәэмин итү. Бу оешма айга бер-ике очрашу үткәрә. Аларга татар дөньясында шактый популяр булган шәхесләр (Зөлфәт Зиннуров, Мөнир Рахмаев, Булат Бәйрәмов һ.б.) чакырыла һәм алар белән җанлы аралашу оештырыла. Очрашулар рәсми булмаган форматта үткәрелә һәм чәй өстәле артында дәвам итә.

Шушы рухтагы очрашулар “Чәйлик – татарча сөйләшик!” проекты кысаларында да оештырыла. Монысының максаты башкачарак: рәссам Фәрит Галимов остаханәсендә алдан әзерләнгән нинди дә булса программага нигезләнмәгән спонтан кичәдә җыелган бер төркем үзара татарча аралашып, сөйләшеп, чәйләшеп утыра. Монда бернинди дә кысалар, чикләүләр юк. Бу – татар сөйләменә сусаган һәм татарча сөйләшергә өйрәнергә теләгән кешеләр очрашу җыены.

“Мирас” татарча аралашу клубы да шушы юнәлештә эш башлады, алар хәзер телне бөтенләй белмәүчеләр өчен татар телен өйрәнү курсларын башлап җибәрделәр.

“Фикер” милли-дискуссион клубында исә милли проблемалар турында җанлы әңгәмә оештырыла. Клубның кунаклары арасында Илдус Сираҗи, Руслан Айсин, Равил Һади, Нурулла Гариф кебек шәхесләр бар.

Һәм, ниһаять, тел вазгыятенә кадәр үк оештырылган “Ябалак” интеллектуаль уены кысаларындагы очрашулар турында да аерым әйтеп үтәргә кирәк. Символик бәягә генә керү билеты алып, бу уенга эләгү бәхете тәтегәннәрне (ә монда бөтен теләүчеләр дә эләгә алмый кала, чөнки урыннар саны чикле, катнашырга теләүчеләр бик күп) акыл давылы, азарт, фикер өермәсе көтә.

Гомумән, татар телендә аралашу клублары барлыкка килү, активлашу яшьләрнең милли мохиткә сусавын раслады. Көндәлек даирәдә без бик еш кына рус теле йогынтысы астында калабыз, күпләр, аеруча шәһәрдә туып үскән кешеләр, туган телләрендә авыр аралаша, бу очрашулар алар өчен бер йотым татлы су кебек. Милли җанлы энтузиастлар тырышлыгы белән генә яшәгән бу проектларга ярдәм итәргә, шундый кичәләрдә актив катнашырга кирәк. Телебезнең киләчәге булуын күрсәтеп торучы бер фактор булыр иде бу!

Ләлә Закирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.